Акимова Мария Степановна (21 март 1915 ел — 1 ноябрь 1971 ел) — СССРның галим-антропологы, тарих укытучысы. Тарих фәннәре кандидаты (1942), МДУ антропология кафедрасының доценты.
Биографиясе Мария Степановна Акимова 1915 елның 21 мартында Россия империясе Владимир губернасының Глухово авылында туа.
1940 елда Мәскәү дәүләт университетында биология факультетын тамамлый .1944 елда шунда ук укыта башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында Бишкек шәһәрендә Кыргыз ССРның Халык Комиссарлары Советы каршындагы Фәннәр комитетында эшли.
Гыйльми эшчәнлеге Идел буе, Көньяк Урал һәм Урал аръягындагы халыкларының расогенезы һәм этногенезы мәсьәләләренә багышланган. БАССРга һәм Чиләбе сферасына антропологик экспедицияләр (1963-1965, 1967) оештыручы һәм дерматоглифик, серологик, соматологик программалар буенча 1200 тирәсе башкорт кешесен өйрәнүче.
Галим башкортларны дүрт антропологик типка бүлә, палеоантропологик материаллар нигезендә башкортларның Көньяк Уралда 1‑нче мең еллыкта яшәгән халыкның генетик токымы булган дигән нәтиҗәгә килә.
50гә якын гыйльми эше бар. 1971 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.
Гыйльми хезмәтләре
Антропология древнего населения Приуралья. Мәскәү, 1968 Палеоантропологические материалы с территории Чувашской АССР // Краткие сообщения ИЭ АН СССР. 1955. Вып. 23; Антропология древнего населения Приуралья. М., 1968 Этногенез башкир по данным антропологии // Археология и этнографии Башкирии. Том 4. Уфа, 1972
Әдәбият
Башкортстан халыклары. Энциклопедия. Уфа, 2014 Войно М. С. М. С. Акимова истәлегенә // Антропология мәсьәләләре. 1972. Вып. 41 Юсупов Р. М. М. С. Акимова һәм башкортлар антропологиясе // Сравнительная антропология башкирского народа. Уфа, 1990
Сылтамалар
Акимова Мария Степановна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр тарихчылары Төркем:ССРБ тарихчылары Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:1971 елда вафатлар Төркем:1 ноябрь көнне вафатлар Төркем:1915 елда туганнар Төркем:21 март көнне туганнар