Юлмөхәмәтов Ринад Салават улы (17 гыйнвар 1957 ел) — галим-математик. 1982 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Математика институтының гыйльми хезмәткәре. Физика‑математика фәннәре докторы (1987), профессор (1993). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006).
Биографиясе Ринад Салават улы Юлмөхәмәтов 1957 елның 17 гыйнварында Башкорт АССРның Ишембай районы Югары Эткол авылынды туган.
1979 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
1982 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Математика институтында һәм Башкорт дәүләт университетында эшли. «Программалау һәм икътисад информатикасы» кафедрасы мөдире.
Фәнни эшчәнлеге Физика‑математика фәннәре докторы, профессор Ринад Юлмөхәмәтов гыйльми тикшеренүләре плюрисубгармоник функцияләр теориясе мәсьәләләренә багышланган.
Аның турында
Цыганова Л. Образование> Стиль жизни. Король математики. Самый молодой доктор наук свою диссертацию писал... в бане. «Республика Башкортостан» гәзите, 2008, 12.01.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Башкирская энциклопедия — Юлмухаметов Ринад Салаватович 2016 елның 7 апрелендә архивланган.
Сылтамалар
«Mat-hNet.Ru» сайты. Персоналии: Юлмухаметов Ринад Салаватович
Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1957 елда туганнар Төркем:17 гыйнвар көнне туганнар