Музыкантов Анатолий Николаевич (26 гыйнвар 1950) — ССРБ һәм Россия мәдәният хезмәткәре, биюче, педагог һәм балетмейстер.

Биографиясе Анатолий Николаевич Музыкантов 1950 елның 26 гыйнварында Татар АССР-ының Чүпрәле районы Кече Үби авылында туган. Чуаш шагыйрәсе Н. Игнатьеваның агасыИГНАТЬЕВА (псевдоним Тарават) Валентина Николаевна һәм В. И. Музыкантованың иреМУЗЫКАНТОВА Валентина Ивановна.

1978 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, аннары 1978-1980 елларда Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли .

1980 елда Анатолий Музыкантов Чебоксар сәнәгать тракторлары заводының Мәдәният йорты базасында «Сувар» халык бию ансамблен оештыра, аның җитәкчесе була. 1983 елда ансамбльгә «халык» исеме бирелә. Бераз вакыттан соң А.Н. Музыкантов Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта.

2020 елның 30 гыйнварында халык иҗатының Җөмһүрият үзәге «Трактор төзүчеләр Мәдәният йортының» зур залында Чуашстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Николаевич Музыкантовның 70 яшенә багышланган «Музыкантов чакыра...» юбилей кичәсе үтәЮбилейный вечер «Музыкантов приглашает….», посвящённый 70-летию Анатолия Музыкантова.

Казанышлары

Чуаш АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). 2002 елда иң яхшы балетмейстер буларак «Алтын саз» премиясенә лаек була. «Халык бейеуе» номинациясендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Россия рухы» премиясе лауреаты, Чуашстан һәм Идел буе үзешчән ансамблләре өчен чын мәгъәнәсендәге остаханәгә әверелгән коллективны булдырганы өчен (2003). «Чуашстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнә (2010).

Искәрмәләр

Әдәбият

Долгова А. П. Музыкантов Анатолий Николаевич // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2009. — Т. 3.

Сылтамалар

МУЗЫКАНТОВ Анатолий Николаевич Свой юбилей отметит заслуженный работник культуры РФ Анатолий Музыкантов Праздник танца «Национальные танцы в библиотеке»

Төркем:Педагоглар Төркем:25 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:26 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1950 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанда туганнар