Арам Саргсян, Арам MP3 (әрм. Արամ Սարգսյան; 5 апрель 1984 ел) — әрмән җырчысы, шоумен һәм комик, ул«Aram Mp3 to represent Armenia in Copenhagen»«Armenia: Aram MP3 to represent Armenia in Copenhagen» «Aram MP3 to sing „Not Alone“ for Armenia» «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.«Aram Mp3 to represent Armenia in Copenhagen»«Armenia: Aram MP3 to represent Armenia in Copenhagen» «Aram MP3 to sing „Not Alone“ for Armenia»

Биографиясе Арам Саргсян 1984 елның 5 апрелендә Ереванда туа. Бала чагыннан зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыяллана һәм мәктәптә укыган чагында ук хорда җырлый, мәктәп чараларында һәм театр постановкаларында катнаша.

2006 елда Ереван дәүләт медицина университетын фармацевт һөнәре буенча тәмамлый.

Студент чагыннан КВН-нарда, «Ике йолдыз» телепроектында, танылган җырчыларга пародияләр тудырып, «32 теш» юмористик проектында катнаша. Байтак телетапшыруларның алып баручысы була. Әлеге вакытта «Vitamin Club» юмористик проектында чыгыш ясый.

Телетапшыруларның һәркайсында коллегаларының берсе аны, шаяртып, «MP3», дип атый, шуннан алып бу кушамат аның сәхнә исеменә әйләнә.

Евровидение 2014 2013 елның 31 декабрендә Арам MP3 «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.«Premiere of Armenian entry on March 14th». Евровидение-2014-нең төп фаворитларының берсе була һәм финалда 4-нче урынны яулыйКто выиграет Евровидение-2014 // Delfi, 30 апреля 2014 г..

Дискографиясе

Синглы

«Shine» (2013) «If I Tried» (2013) «Just Go On» (2013) «Not Alone» (2014) «Help» (2014) «Magic» (2014) Help (2015) Asa (2016)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ҡалып:YouTube user Төркем:Ереванда туганнар Төркем:1984 елда туганнар Төркем:5 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әрмәнстан җырчылары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе