Айвенго Галиев, Айвенго Һадый (Гадый) улы Галиев (1937 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас) ― техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992), Россия космонавтикасы академиясе академигы, фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты (1987), Мәскәү авиация институты һәм Мәскәү дәүләт индустриаль университетның профессоры Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев.
Тәрҗемәи хәле 1937 елның 2 декабрендә Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Һадый Гали улы Галиев (1908―1989) Апас мәктәбендә укытучы, директор булган. Әнисе ― китапханәче. Бертуганнары: Ринат, Аэлита, Элеонора, Марат. Әтисенең партия-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле (Мөслим (1943 ―1947), Баулы (1947―1952), Зәй (1952―1955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (1955―1967)), Мөслимгә, Баулыга, Зәйгә, соңыннан Казанга күчәләр. Казаңда урта мәктәпне (көмеш медальгә) һәм «инженер-механик (двигатель төзелеше)» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1961), Мәскәү авиация институты аспирантурасын (1974, читтән торып) тәмамлаган.
1961 елдан Мәскәү өлкәсенең Пересвет штб (2000 елдан шәһәр) яши һәм эшли. Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Ю. В. Полежаев фәнни мәктәбе вәкиле.
Хезмәт юлы 1961 елның апреленнән ― «Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге» федераль казна предприятиесендә (, Мәскәү өлкәсе, Пересвет): инженер, өлкән инженер, стенд башлыгы, лаборатория башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, баш фәнни хезмәткәр. Галәми программалардан беренче актив катнашкан программасы — 1962―1965 елларда башкарылган Ерак Көнчыгышка һәм Себергә телетапшырулар булдыру өчен спутниклар ясау. 1982 елдан – доцент, Мәскәү авиация институтының (илкүләм тикшеренү университеты) «Ракета-галәми системаларның эксплуатацияләре белән идарә итү» аэрогаләми факультеты профессоры Галеев Айвенго Гадыевич. Сайт МАИ. 2000 елдан ― Мәскәү дәүләт индустриаль университетының Сергиев Посад филиалы профессоры.
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Ракета двигательләренең куркынычсызлыгын сынау; Ракета-космик системаларның экологиясен сынау; Водород технологияләренең куркынычсызлыгы; Сыек ягулыклы двигательләрнең ягулык камерасы материалларының ныклыгын сынау Марска очу өчен водородтагы перспектив двигательләрнең туклану системаларын тикшерү һәм башкалар 15 елдан артык «Альтернатив энергетика һәм экология» (Альтернативная энергетика и экология) халыкара фәнни журналында эшли Айвенго Гадыевич Галеев. isjaee.com. Мәкаләләр һәм уйлап табуларның гомуми саны: 160 тан артык, шул исәптән 43 уйлап табу.
Төп фәнни хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (СССР) 1983 ― Фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе ― сынауларның фәнни-методик нигезләрен эшләгән һәм яңа материалларны эшкәртү өчен стенд булдырган өченН. А. Бухарин. Город Пересвет. Страницы истории. — Сергиев Посад, 2001 К. Э. Циолковский һәм Н. А. Пилюгин исемендәге Россия космонавтика Федерациясе медальләре «Ю. А. Гагаринның очуына 50 ел» юбилей медале М. В. Ломоносов исемендәге орден
Гаиләсе Хатыны Валентина ― педагог, «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Кызы Елена, Мәскәү авиация институтын һәм Мәскәү технологияләр һәм идарә итү дәүләт университетын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли. Оныгы Антон, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, аспирантурада укый.
Искәрмәләр Әдәбият Флүр Баһаутдинов. Әти турында языгыз... // Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006, 246-247нче бит. ISBN 5-85247-005-4 Н. А. Бухарин. Город Пересвет. Страницы истории. — Сергиев Посад, 2001. Галееву Айвенго Гадыевичу — 75 лет! // Альтернативная энергетика и экология. — 2012. — № 10 (114). — С. 132—133. : фот.
Сылтамалар Динә Йосыпова. Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев: «Бәхетле очрак татарларны космонавт итмәгән». Интертат, 12.04.2018 Галеев Айвенго Гадыевич. ФКП «НИЦ РКП»
Моны да карагыз Һадый Гали улы Галиев Марат Һадый улы Галиев
Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:2021 елда вафатлар Төркем:9 октябрь көнне вафатлар Төркем:Апас районында туганнар Төркем:Апаста туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1937 елда туганнар Төркем:2 декабрь көнне туганнар