Верещагин Николай Кузьмич (21 ноябрь 1908, Новгород губернасы Петровка авылы — 27 октябрь 2008, Санкт-Петербург) — ССРБ һәм Россия зоологы, палеонтологы, биолог-ау хуҗалыгын алып бару буенча белгеч, мамонтология өлкәсендә белгеч, биология фәннәре докторы (1954), профессор (1970)Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8., Россия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре.
Биографиясе Николай Кузьмич Верещагин 1908 елның 21 ноябрендә Новгород (хәзер Вологда) губернасының Пертовка авылында туа, ул, аның сүзләре буенча, «1939 елга кадәр булган һәм Шексна елгасының уң ярында, Череповец шәһәренән 35 км түбән урнашкан, Рыбинск сусаклагычы астында калаСм. на карте 1871 года. Территория ныне относится к Вологодская область. Николай Кузьмич мирза нәселеннән, Вологда маен уйлап табучы Николай Василий улы Верещагинның оныгы булаПалеонтолог Николай Кузьмич Верещагин скончался сегодня на 100-м году жизни.Череповецкий информационный сайт(28 октября 2008).Дата обращения: 15 ноября 2013..
Булачак галим яшь чагыннан аучылык белән мавыга, аның үз сүзләре буенча, сунарга 9 яшендә ук 8-10 км еракка йөри.
1924 елда Верещагин Череповец педагогия техникумын, ә аннан соң Мәскәү зоотехния институтын тәмамлый. 1930 елдан алып 1935 елга кадәр чорда Мәскәү өлкәсендә тәҗрибә җәнлек фермалары мөдире һәм кыйммәтле тире әзерләү хуҗалыгы һәм пант болынлыгы гыйльми-тикшеренү институтында эзләнүче, ары ел дәвамында Ленинград Арктика институтында хезмәткәр булып эшли.Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков. — Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8.
1936-1948 елларда СССР Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан филиалы Зоология институтының фәнни хезмәткәре була, биредә 1939 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Зоология институтында эшләгән вакытта Николай Кузьмич Бакы дәүләт университетында укыта, ә Бөек Ватан сугышы елларында Азәрбайҗан чумага каршы станциясенә мобилизацияләнәБолотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8..
1948 елда Верещагин Ленинград Зоология институтында докторлык диссертациясе яклый, ә 1970 елда гыйльми профессор дәрәҗәсен ала. 1970 елдан Арктиканың палеофаунасын тикшерү белән шөгыльләнә, Берелех елгасында мамонтлар зыяратын һәм мамонт баласы Диманы өйрәнә, СССР Фәннәр академиясе президиумы каршындагы мамонтларны өйрәнү буенча комитет җитәкчесе булаБолотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич // Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8..
Соңгы елларда Россия фәннәр академиясына комитетының мактаулы рәисе булып тораЮкагирскому мамонту на момент его гибели было сорок девять лет.Sakha News — федеральный информационный портал (27 июня 2007).Дата обращения: 15 ноября 2013.
Николай Кузьмич гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив тормыш алып бара: 99 яшендә Кениягә экспедицияга «кансыз сафарига»Антипова Е. В.К 100-летию Н. К. Верещагина. Охота и рыбалка в Пертовке // Верещагины: их вклад в российскую науку и культуру: Матер. всерос. науч. конф.— Череповец, 2009.— С. 4—7. бара, гыйльми эш белән шөгыльләнәМорозова Т.О долгожителе из Выборгского района собираются написать книгу и снять фильм. Мой район онлайн (8 мая 2008).Дата обращения: 15 ноября 2013..
Гыйльми хезмәтләре Галим 500-гә якын тикшеренү эше язаБолотова Н. Л. Верещагин Николай Кузьмич // Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков. — Вологда: Русь, 2006. — ISBN 5-87822-305-8., алар фәнни хезмәтләр җыентыкларында һәм журналларда гына басылмый, ә үзаллы басма булып та чыгарылаВечер памяти, посвященный 100-летию со дня рождения Николая Кузьмича Верещагина (недоступная ссылка). Департамент культуры и охраны объектов культурного наследия Вологодской области (2008). Дата обращения: 15 ноября 2013. Архивировано 4 апреля 2014 года., алар арасында «Записки палеонтолога. По следам предков», «Зоологически путешествия», «Млекопитающие Кавказа», «Почему вымерли мамонты» һәм башкалар бар.
Китаплары
Верещагин Н. К. Млекопитающие Кавказа: История формирования фауны — М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1959. — 704 б. Макридин В. П., Верещагин Н. К. и др. Крупные хищники и копытные звери — М.: Лесная промышленность, 1978. — 304 б. — 35000 экз. Верещагин Н. К., Русаков О. С. Копытные Северо-Запада СССР: история, образ жизни и хозяйственное использование — Л.: Наука, 1979. — 312 б. — 1700 экз. Верещагин Н. К. Почему вымерли мамонты — Л.: Наука, 1979. — 200 б. — 50000 экз. Верещагин Н. К. Записки палеонтолога: По следам предков / Отв. ред. акад. В. Е. Соколов — Л.: Наука, 1981. — 168 б. — (Человек и окружающая среда). — 100000 экз. Верещагин Н. К. Зоологические путешествия — Л.: Наука, 1986. — 200 б. — (Человек и окружающая среда). — 73000 экз. Верещагин Н. К. От ондатры до мамонта: Путь зоолога — СПб.: Астерион, 2002. — 336 б. — ISBN 5-94856-005-8.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Кызыл Байрак Хезмәт ордены Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеме (1997) — фәнни эшчәнлегендә казанышлары өчен;Указ Президента Российской Федерации от 7 ноября 1997 г. № 1187 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Петр академиясенең мактаулы академигыАнтипова Е. В.К 100-летию Н. К. Верещагина. Охота и рыбалка в Пертовке// Верещагины: их вклад в российскую науку и культуру: Матер. всерос. науч. конф.— Череповец, 2009.— С. 4—7. Мәскәү тәбигатне сынаучылар җәмгыяте лауреаты
Хәтер
Хатангада 1999 елдан профессор Верещагин исемендәге музей эшли 2008 елда Николай Кузьмич Верещагинның 100-еллыгына Череповец шәһәренең 12 нче телевизион каналы галим турында фильм төшерә. Галим хөрмәтенә мәгарә арысланы төрчәсе — Көнчыгыш-Себер арысланы аталган ().
Искәрмәләр
Төркем:21 ноябрь көнне туганнар Төркем:1908 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:27 октябрь көнне вафатлар Төркем:2008 елда вафатлар Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Россия империясендә туганнар Төркем:Биологлар