Мохтар Әхтәмов (15 гыйнвар 1929 ел — 19 октябрь 2020 ел Ушёл из жизни известный учёный-языковед профессор БашГУ Мухтар Ахтямов) — тел белгече, Филология фәннәре докторы (1996), профессор (1994). 1972―2013 елларда Башкорт дәүләт университеты укытучысы. БР атказанган фән эшлеклесе (2009), БАССР атказанган укытучысы (1989), РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Биографиясе Мохтар Хөснелхак улы Әхтәмов 1929 елның 15 гыйнварында Башкорт АССРның Зилаер кантоныХәзер БР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда гади эшче, аннан хисапчы булып эшли.

1945-1947 елларда Абзан урта мәктәбендә укый һәм аны тәмамлагач, Мырзабай башлангыч мәктәбендә, Үрген балалар йортында эшли.

1950-1954 елларда армия сафында хезмәт итә. Кайткач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә.

1959 елда аны Исәнгол урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Шул ук елда Башкортстанның Мәгариф министрлыгына инспектор итеп эшкә алына.

1961-1964 елларда Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантурада укый, аннары анда гыйльми хезмәткәр була.

1966 елда профессор Т. М. Гарипов җитәкчелегендә «Хәзерге башкорт телендә омонимнар» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1972-2013 елларда Мохтар Хөснелхак улы Башкорт дәүләт университетында эшли. 1996 елда «Хәзерге башкорт телендә сүз төзелеше» темасына багышланган докторлык диссертациясе уңышлы яклап, башкорт һәм гомуми тел гыйлеме кафедрасының профессоры була.

Галим 2020 елның 19 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булдыӨфөлә билдәле телсе-ғалим, Башҡорт дәүләт университеты профессоры Мөхтәр Әхтәмов арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 19 октябрь 2020 йыл.

Гыйльми эшчәнлеге Мохтар Әхтәмовның хезмәтләре башкорт тел гыйлеме мәсьәләләренә багышланган, күбесе лексикография һәм лексикология белән тыгыз бәйле.

«Башкортча-русча омонимнар сүзлеге» (1966), «Башкорт телендәге омонимнарның аңлатмалы сүзлеге» (1986), «Башкорт теленең антонимнар сүзлеге» (1973, 1987), «Башкорт теленең морфемалар сүзлеге» (1992), «Башкорт теленең грамматика сүзлеге» (1994), «Башкорт теленең кире сүзлеге» (1999), «Башкорт теленең грамматика сүзлеге» (2007) һәм башка китаплар авторы.

Югары уку йорты укытучысы буларак, М. Х. Әхтәмов дәреслекләр һәм уку әсбаплары чыгаруда актив эш алып бара.

1978-1980 елларда «Хәзерге башкорт теле» дигән өч кисәктән торган уку әсбаплары басылып чыга.

1986 елда — «Хәзерге башкорт теле. Лексикология» исемле, 2000 елда исә — «Хәзерге башкорт теле. Кушымчалар ярдәмендә сүзьясалышы» дигән, югары уку йортлары студентларына тәгаенләнгән дәреслекләре дөнья күрә. Бу хезмәтендә галим сүзьясалышының тел гыйлеменең аерым бүлеге булуын исбатлый.

Мохтар Әхтәмов хатыны, Башкортстанның атказанган укытучысы Мәйсәрә Сәләхи кызы һәм улы, математика фәннәре докторы, БДУ профессоры Азамат белән бергә «русча-башкортча математика терминнары» сүзлеген төзеп бастыра (1982, 1993 еллар).

Мохтар Хөснелхак улы "Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге"н төзүдә дә катнаша. Ул 1981 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында басылган «Хәзерге башкорт әдәби теленең грамматикасы» дигән зур хезмәт авторларының берсе дә. Бу хезмәте өчен аңа СССР Халык мәгарифе буенча дәүләт комитетының премиясе бирелә.

2002 елда аның «Хәзерге башкорт теле. Лексикология, фразеология, лексикография» һәм «Хәзерге башкорт теле. Фонетика, графика, орфоэпия, морфемика, морфонология, сүзьясалышы» (автордашы — проф. Н. Х. Ишбулатов) дигән китаплары дөнья күрә.

2008 елда профессор М. Х. Әхтәмовның «Башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге» дигән фундаменталь хезмәте басылып чыга. Сүзлектә бер сүз ярдәмендә кулланылган бөтен мәкальләр, әйтемнәр бергә туплап бирелгән. Мәсәлән, "икмәк"кә бәйлеләре — 50-дән артык. Шушы нигездә алты мең төп мәкаль һәм әйтем, аларга кергән 60 мең сүз теркәлгән.

Университетта, факультетта зур иҗтимагый эшләр дә алып барган, студентларны һәрьяклы тәрбияләүгә күп көч салган профессор М. Х. Әхтәмовның хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакяр эшчәнлеге өчен» (1945), «Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә — 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнгән.

Аңа 1983 елда — Башкортстан Югары Советы Президиумының, 1999 елда Башкортстанның Мактау грамоталары тапшырыла. Мөхтәр Хөснелхак улы — Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

М. Х. Әхтәмов — өч дистәдән күбрәк китап һәм дәреслек, 150-дән артык гыйльми хезмәт авторы.

Фәнни хезмәтләре

Словарь омонимов башкирского языка. / Под ред. К. М. Гарипова. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1966. — 141 бит. — Рец.: Латыпов Ч. Ю. Словарь омонимов башкирского языка // Советская тюркология. — 1970. — № 6. — С. 12-122; Ураксин З.Г. Башкорт теленең омонимнар сүзлеге // Совет Башкортстаны. — 1966. — 15 ноябрь; Нурмөхәммәтов М. Омонимнар сүзлеге // Башкортстан укытучысы. -1967. — № 4. — 62-63-нче битләр. Словарь антонимов башкирского языка. — Уфа: Башкортостан китап нәшрияты, 1973. -148 бит. — Рец.: Зәйнуллин М. В. Башкорт теленең антонимнар сүзлеге // Совет Башкортстаны. -1974. -14 февраль. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М.Котлыбаева, З.Г.Ураксин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1973. — 128 бит. — Рец.: Псянчин В. Ш. Кызыклы грамматика // Совет Башкортстаны. — 1974. — 22 март; Зиннурова К. Кызык грамматика // Совет Башкортстаны. -1974. -13 август. Хәзерге башкорт теле. I кисәк. Җаваплы ред.: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1978. — 88 бит. Хәзерге башкорт теле: Башкорт теленең грамматикасы. II кисәк. Отв. ред.: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1979. — 80 бит. Кызыклы грамматика. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М.Котлыбаева, З.Г.Ураксин. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1979. — 150 бит. Хәзерге башкорт теле. III кисәк. Современный башкирский язык. Ч. III. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1980. — 78 бит. Башкорт теленең морфемалар сүзлеге. Словарь морфем башкирского языка. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. — 272 бит. — Рец.: Шәкүр Рәшит, сүзләр һәм сүз төзелеше // Башкортстан. -1994. — 5 июль. Математика терминнары сүзлеге. Словарь математических терминов / Соавт.: М. С.Әхтәмова. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. -121 бит. Омонимнар сүзлеге. Словарь омонимов. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1986. — 152 бит. Хәзерге башкорт теле: Лексикология. Современный башкирский язык: Лексикология. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1986. - 136 бит. Башкорт теленең антонимнар сүзлеге. Словарь антонимов башкирского языка. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1987. — 256 бит. Башкорт теле һәм әдәбияты. Башкирский язык и литература / Соавт.: Ә.М.Сөләйманов. — Уфа: Башкорт дәүләт университеты нәшрияты, 1988. — 43 бит. Кызыклы грамматика. Занимательная грамматика / Соавт.: Э. Ф. Ишбирзин, Г. М. Котлыбаева, З.Г. Ураксин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1993. -168 бит. Башкорт теленең сүзлеге. I том. Словарь башкирского языка. К. I / Соавт.: И. М. Агишев, Ә.Г. Биишев, Г. Д.Зәйнуллина, З.К.Ишмөхәмәтов, Т. Х. Кусимова, Т. Ф.Карамышева, З.Г.Ураксин, У. М. Яруллина. — М.: Русский язык, 1993. — 861 бит. Башкорт теленең сүзлеге. II том. Словарь башкирского языка. К. II / Соавт.: И. М. Агишев, Ә.Г.Биишев, Г. Д.Зәйнуллина, З.К. Ишмөхәммәтов, Т. Х. Кусимова, Т. Ф.Карамышева, З.Г.Ураксин, У. М. Яруллина. — М.: Русский язык, 1993. — 814 бит. — Рец.: Зәйнуллин М. В. Тел — мәңгелек милли хәзинә // Башкортстан. — 1993. — 19 декабрь. Яубасаров Х. Х. Телчеләребезнең олы хезмәте // Агыйдел. — 1995. −180-185-нче битләр. Математика терминнары. Математические термины / Соавт.: А. М.Әхтәмов, М. С.Әхтәмова. — Уфа: Китап, 1993. — 176 бит. — Рец.: Уфа С. Семейный подряд в лексикографии // Вечерняя Уфа. -1993. -18 декабря. Хәзерге башкорт теле: Аффикслар ярдәмендә сүзьясалышы. Современный башкирский язык: Аффиксальное словообразование /Отв. ред.: М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1994. -196 бит. Башкорт теленең грамматика сүзлеге. Грамматический словарь башкирского языка. — Уфа: Башкортстан, 1994. — 216 бит. Хәзерге башкорт теле: сүзьясалышы. Современный башкирский язык: Словообразование. — Уфа: Гыйлем, 2000. -153 бит. Ана. Мәкальләр һәм әйтемнәр: сүзлек. Мать. Пословицы и поговорки: Словарь. — Уфа: Китап, 2002. -104 бит. Сынамышлар: сүзлек. Народные приметы: Словарь. — Уфа: Китап, 2002. -160 бит. Хәзерге башкорт теле: Лексикология, фразеология, лексикография. Современный башкирский язык: Лексикология, фразеология, лексикография / Отв. ред.: М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2002. — 208 бит. Хәзерге башкорт теле: Фонетика, графика, орфография, орфоэпия, грамматиканың төп төшенчәләре, морфемика, морфонология, сүзьясалыш. Современный башкирский язык: Фонетика, графика, орфография, орфоэпия, основные понятия грамматики, морфемика, морфонология, словообразование / Соавт.: Н. Х. Ишбулатов. Отв. ред. М. В. Зайнуллин. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2002. — 324 бит. 2006. Омонимнар (адаш сүзләр) сүзлеге. Словарь омонимов. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2006. — 384 бит. Грамматика сүзлеге: сүз үзгәрүе. Грамматический словарь : Словоизменение. — Уфа: Китап, 2007. -176 бит. Башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлеге. Словарь башкирских народных пословиц и поговорок. — Уфа: Китап, 2008. — 776 бит; Календарь һәм сынамышлар. Календарь и народные приметы. / Соавт. А. М.Әхтәмов. — Уфа: Китап, 2013. — 288 бит. Грамматика современного башкирского литературного языка / Отв. ред. А. А. Юлдашев. АН ССРБ, Башк. филиал, Институт истории, языка и литературы. — М.: Наука, 1981. — 496 с. / Соавт.: З. З. Абсалямов, Т М. Гарипов, М. В. Зайнуллин, К. Г. Ишбаев, Н. Х. Ишбулатов, З. К. Ишмухаметов, Н. Х. Максютова, В. Ш. Псянчин, Г. Г. Саитбатталов, З. Г. Ураксин, А. А. Юлдашев. Рец.: Ишбердин Э. Ф. Фундаментальный труд // Советская Башкирия. — 1981. Обратный словарь башкирского языка. — Уфа, 1999. — 240 с. — Рец.: Булгаков Р. М. 06 «Обратном словаре башкирского языка» М. Х. Ахтямова и о двух вопросах башкирской лексикографии // Ядкяр. — 2000. — № 3. — С. 54-64; Шәкүр Рәшит. Кире сүзлек тә бик кирәк // Яшьлек. — 2000. -11 март. Обратный словарь татарского языка. -Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1999. — 196 с. — Рец.: Миңнеәхмәтов Р. Игелекле хезмәт // Өмет. — 2000. -10 июнь. Татар теленең грамматика сүзлеге: сүз төрләнеше: Уку кулланмасы. Грамматический словарь татарского языка: Словоизменение: Учебное пособие. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2004. — 258 бит.

Диссертацияләр һәм аларның авторефератлары

Хәзерге башкорт әдәби телендә омонимия проблемалары. Проблемы омонимии в современном башкирском литературном языке: Дисс. на соиск. уч. етеп. канд. филол. наук / Защищена 01.04.66. Утв. 30.07.66. МВ и ССО СССР. Институт восточных языков при Московском государственном университет им. М. В. Ломоносова. Проблемы омонимии в современном башкирском литературном языке: Автореф. дисс. на соиск. уч. етеп. канд. филол. наук / Институт восточных языков при Московском государственном университете им. М. В. Ломоносова; кафедра тюркской филологии. — М.: 1966. — 20 с. Структура слова в современном башкирском языке: Диссертация в виде научного доклада на соиск. уч. етеп. доктора филологических наук специальности 10.02.02. — Языки народов Российской Федерации -башкирский язык / Офиц. опп.: И. Г. Галяутдинов, Р. Г. Ахмедьянов, Э. Ф. Ишбердин. Защищена 14.06.96.; Утв. 20.12.96. Госкомитет Российской Федерации по высшему образованию. Башкирский государственный университет; кафедра башкирского и общего языкознания. — Уфа, 1996. — 97 с.

Курс программалары

«Хәзерге башкорт теле (лексикология һәм фразеология)» курсыннан программа. Программа курса «Современный башкирский язык (лексикология и фразеология)» / Отв. Редактор: Н. Х. Ишбулатов. — Уфа: Издательство Башкирского государственного университета, 1982. — 24 с.