Дмитрий Анатольевич Сабинин (1889 елның 17 (29) ноябре, Петербург — 1951 елның 22 апреле, Краснодар крае) — совет ботанигы, үсемлекләр физиологы, проректор (1923—1924), Пермь университетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1924—1929), МДУ үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1932—1948), ССРБ Фәннәр академиясенең Үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире (1938—1941).

Тормыш юлы Дмитрий Сабинин 1889 елның 17 (29) ноябрендә Петербургта туган.

1913 елда Санкт-Петербург Император университетын тәмамлый.

1918 елда Пермь университетына үсемлекләр физиологиясе кафедрасына өлкән ассистент итеп чакырыла. Физиология лабораториясен булдыруда, Кама биология станциясе һәм Пермь университеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институты эшендә катнаша. 1923 елда профессор исемен ала һәм бер елдан соң үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире итеп билгеләнәСуворов В. И. Сабинин Дмитрий Анатольевич // Профессора Пермского государственного университета: (1916—2001) / Гл. ред. В. В. Маланин. — Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 2001. — 419 с. — С. 164..

1923 елның февраленнән 17 декабренә кадәр — Пермь университетының проректоры (фәнни-укыту бүлеге мөдире)Капцугович И. С. Перестройка высшей школы в восстановительный период. Дальнейшее развитие университета. 1921—1925 годы // Пермский государственный университет им. Горького: Исторический очерк. 1916—1966. / Под ред. Ф. С. Горового. Пермь: Кн. изд-во, 1966. — 292 с. — С. 30..

1929 елдан — Ташкәнтта мамыкчылык фәнни-тикшеренү институты лабораториясе мөдире, 1932 елдан — Бөтенсоюз ашламалар, агрохимия һәм агро-туфрак белеме институты лабораториясе мөдире.

1932—1948 елларда — МДУ профессоры һәм кафедра мөдире. 1938—1941 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең үсемлекләр физиологиясе институты лабораториясе мөдире.

1948 елда — МДУның Ботаника бакчасы директоры. ВАСХНИЛ август сессиясеннән соң 1948 елда ботаника бакчасы һәм биология факультеты физиология кафедрасы мөдире эшеннән ССРБның югары белем бирү министрының 1948 елның 23 августындагы «Мичуринчыларга каршы көрәш» өчен 1208 номерлы боерыгы белән азат ителә.

1949—1951 елларда ССРБ Фәннәр Академиясенең океанология институтының Кара диңгез станциясен җитәкли.

1951 елда Геленҗик янындагы Зәңгәр бухтада үз-үзенә кул сала (атып үтерелә)Цельникер Ю. Л. «Я не мог поступить иначе». О судьбе профессора Д. А. Сабинина // Электронная библиотека «Современные проблемы»..

Кызы Марина (1917—2000) — музыка белгече.

Фәнни эшчәнлек XX гасырның иң эре фитофизиологларының берсе, ул 1940 нчы еллар башында ук биологлар арасында беренчеләрдән булып үсемлекләрнең онтогенезында нуклеин кислоталарының зур ролен аңлый. 1945 елда «Үсемлекләрне минераль ашату» (1940) монографиясе өчен ССРБ Фәннәр Академиясе Президиумы тарафыннан аңа К. А. Тимирязев исемендәге премия бирелә.

Төп хезмәтләр

Ми­не­раль­ное пи­та­ние рас­те­ний. М., 1940; Фи­зио­ло­ги­че­ские ос­но­вы пи­та­ния рас­те­ний. М., 1955; Фи­зио­ло­гия раз­ви­тия рас­те­ний. М., 1963; Из­бран­ные тру­ды по ми­не­раль­но­му пи­та­нию рас­те­ний. М., 1971.

Искәрмәләр

Әдәбият

Чайлахян М. Х. Жизнь и творчество профессора Д. А. Сабинина // Физиология растений. 1965. Т. 12. Вып. 5;

Сылтамалар

Дмитрий Анатольевич Сабинин (1889—1951) // Шноль С. Герои, злодеи, конформисты отечественной науки. Интернет-библиотека Xliby.ru.

Төркем:Әлифба буенча ботаниклар Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Краснодар краенда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1951 елда вафатлар Төркем:22 апрель көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1889 елда туганнар Төркем:29 ноябрь көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар