Такаясу чире — аортаның күбесенчә эре тармакларын зарарлаучы, тамырларның бик сирәк хроник аутоиммун обструктив-ялкынсынулы чире. Ешрак хатын-кызлар чирли — Азиянең төп халкы. Гомер өчен фараз тискәре. Диагнозны гадәттә артериография ярдәмендә куялар (рәс. 16.70). Системалы күренешләре: 1. Башлангыч стадия үзенчәлекле булмаган симптомнар белән сыйфатлана (бизгәк, ябыгу, төнге тирләүчәнлек).

2. Соңгы стадия тамырларның периферия тибеше булмау, эре артерияләр өстендә шаулау, уртак йокы артериясенең кимчелеге, вертебраль-базиляр бассейнда ишемия, йөрәк ишемиясе, бөер артериясе зарарлану белән икенчел гипертензия үсеше белән сыйфатлана. Офтальмологик күренешләре 1. Алгы бүлек. Мөгезкатлау шешүе, алгы камерада ялкынсынулы күзәнәкле җавап, төсле катлау рубеозы, бу неоваскуляр глаукома үсешенә китерә ала.

2. Күз төбе. Артериолалар тараюы, мамыксыман чыганаклар, ретиналь кан савулар, микроаневризмалар, артериовеноз шунт барлыкка килү, ишемияле оптик нейропатия һәм гемофтальмга китерә алган тамырлану үсеше.

3. Дәвалау. Глюкокортикоидлар һәм цитостатикларны системалы билгеләү (метатрексат һәм азатиоприн).

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары