Ак калфак — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында мәдәният йорты каршында оешкан фольклор коллективы. Тарихы «Ак калфак» фольклор коллективы Иске Чәчкаб авылында авыл мәдәният йорты каршында 2015 елдан эшләп килә.Иске Чәчкаб. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Коллектив авылда узган чараларда чыгышлардан башлап халыкара бәйгеләрдә дә катнаша, шул исәптән Кырымда татар халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән.Капиталь ремонттан соң Иске Чәчкаб мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. 2018 елның октябрендә Халыкара бәйге лауреаты була, фольклор коллективы Казанда узган «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте бәйгесендә «Фольклор ансамбльләр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Иске Чәчкаб коллективы анда балага исем кушу йоласын күрсәткән.Иске Чәчкабның «Ак калфак» фольклор коллективы – Халыкара бәйге лауреаты. 2020 елның 21 февралендә Чирмешән авылында узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган милли мәдәниятләр фестивалендә катнаша.Чирмешәндә милли мәдәниятләр фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Искәрмәләр
Төркем:Иске Чәчкаб Төркем:Фольклор башкаручылар Төркем:Фольклор коллективлары Төркем:Кайбыч районы мәдәнияте