Артур Араикович Маргарян (1977 елның 15 мае, Раздан, Әрмән ССР, ССРБ) — чирәмдәге хоккей буенча Россия хоккейчысы, һөҗүмче, тренер. Россиянең спорт мастеры.
Тормыш юлы Артур Маргарян 1977 елның 15 маенда Раздан шәһәрендә туа.
2001 елдан «Динамо-Казан» клубы өчен һөҗүмче позициясендә чирәмдә хоккей уйный. Аның составында Россия чемпионатында 19 алтын (2003—2008, 2010—2021), 2 көмеш (2002, 2009) һәм бакыр (2001) медаль яулый. Россия Суперкубогы иясе (2021). Ике тапкыр Россия Кубогын яулый (2001, 2005). 2002 елда — Кубок ияләре кубогының «С» дивизионында, 2007 елда Чемпионнар Кубогының «B» дивизионында җиңүче була.
Параллель рәвештә «Динамо-Казан»ның өлкән тренеры булып эшли. 2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиадада хоккей турнирында алтын медаль яулаган Россия студентлар җыелма командасының өлкән тренеры була.
Гаилә Әтисе Араик Маргарян (1951 елда туган) — чирәмдәге хоккей буенча совет, әрмән һәм Россия тренеры, 2001 елдан «Динамо-Казан» клубын җитәкли. Абыйсы бар.
Искәрмәләр
Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1977 елда туганнар Төркем:15 май көнне туганнар