Әл-Әнгам сүрәсе (гар.سورة الأنعام - сүрәтүл-әнгъәм)- Коръәннең алтынчы сүрәсе. Мәккәдә иңә. Аятьләре саны - 165.
Эчтәлеге
Сүрә Аллаһ, Аның сыйфатлары турында сөйләүдән башлана. Аннары соң, Аллаһка гыйбадәт кылучылар үрнәге буларак, пәйгамбәрләр каралалар, бигрәк тә Ибраһим галәйһиссәләм. Ибраһим галәйһиссәләмнең, табигать, йолдызлар, ай һәм кояшны күзәтү нәтиҗәсендә, тәүхид - бераллалыкка килүе тасвирлана. Аннары соң Аллаһның рахмәсе һәм акылының табигатьтә чагылышы күрсәтелә, мәҗүсиләрнең адашулары шелтәләнә. Сүрә иҗтимагый гаделлелеккә һәм җәмгыять алдындагы бурычларны намуслы үтәүгә чакыру белән тәмамлана.
Сылтамалар Әл-Әнгам сүрәсенең Ногмани тәфсире Коръәннең «Әл-Әнгам» сүрәсе, һәр аятьның әйтелеше аерым бирелә wav форматында, тыңлап була audio player да, язылышы ике телдә гәрәбчә һәм урысча сайтында
Төркем:Коръән сүрәләре