'' Гөлназ Рөстәм кызы Абдуллаева — татар артисткасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының актрисасы.
Ул татар театры дөньясында танылган Абдуллаевлар гаиләсендә 1980 елда, Әлмәт шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе – Рөстәм Әбдрәшит улы, Оренбур татар театрының сәнгать җитәкчесе, әнисе — Люция Каюм кызы, Pоссиянең атказанган артисты.
Булачак артист урта белемне Оренбурда ала, аннан Ырынбур педагогия университетында укый, узган ел гына шәһәрнең Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый.
Ырынбур татар театрының Гөлназга булган өметләре дә аның гомере белән бергә өзелде: ул юл фаҗигасендә һәлак булды.
Сылтамалар Татарның тагын бер сәхнә йолдызы сүнде. Бу юлы Оренбурда
Төркем:Татар артистлары Төркем:2010 елда вафатлар Төркем:Юл-транспорт казасында һәлак булганнар Төркем:Ырынбур татар театры актерлары Төркем:Ырынбур педагогия институтын тәмамлаучылар