Австро-Маҗарстан (; рәсми рәвештә 1868 елның 14 ноябреннән — — Патшалыклар һәм Рейхсратта тәкъдим ителгән җирләр, шулай ук Изге Стефанның Маҗарстан таҗы җирләре; рәсми булмаган тулы исеме Австро-Маҗарстан монархиясе, , , , , , ) — 1867—1918 елларда Үзәк Аурупада булган күпмилләтле дәүләт; Австрия һәм Маҗарстанның реаль униясе.

Элеккеге Австро-Маҗарстан территориясендә хәзерге Австрия, Бүснә-Һәрсәк, Маҗарстан, Словакия, Словения, Хорватия, Чехия дәүләтләре, шулай ук Румыния территориясенең яртысы диярлек (Трансильвания тарихи өлкәсе һәм Сучава жудецы) урнашкан; аерым өлешләре Италия (Трентино-Альто-Адидже автоном өлкәсе, Фриули-Венеция-Джулия өлкәсенең өлеше, шул исәптән Триест), Ләхстан (Кече Ләхстан һәм Субкарпат воеводлыклары), Сербия (Воеводина автоном крае, Белград өлеше), Каратау (Котор култыгы) составына керә. Украина дәүләтенең көнбатыш өлешләре шулай ук Австро-Маҗарстан составына кергән: Закарпатье (Карпат арты өлкәсе), Көнчыгыш Галиция (Ивано-Франковск, Львов, Тернополь өлкәләре) һәм Төньяк Буковина (Черновцы өлкәсе) тарихи өлкәләре. Моннан тыш, империя шулай ук Кытайның Тяньцзинь шәһәрендә концессиягә ия булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

статья в «Энциклопедии Гранат»

Төркем:Австрия тарихы Төркем:Австро-Венгрия Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Маҗарстан тарихында дәүләтләр Төркем:Тарихи дәүләтләр