Journal of Computational Biology (Исәпләү Биологиясе Журналы) - ул исәпләү биологиясе һәм биоинформатика буенча ай саен чыга торган рецензияләнүче фәнни журнал. Ул 1994 елда нигезләнгән булган һәм Mary Ann Liebert, Inc. тарафыннан нәшер ителә. Баш мөхәррирләр булып Сорин Истраил (Браун Университеты) һәм Майкл С. Уотерман (Көньяк Калифорния Университеты) тора. Journal Citation Reports буенча, журнал 0,879 йогынты факторына ия. SCImago Журнал Рейтингында 0,56 билгесе куелган булган. 1997 елдан бирле Исәпләү Молекуляр Биологиясендә Өйрәнү (Research in Computational Molecular Biology) конференциясендә кабул ителгән хезмәт авторлары рецензияләнгән эшләрен журналның махсус нөсхәсенә кертергә соралган булган.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://www.liebertpub.com/cmb
Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:Инглизчә журналлар Төркем:АКШ журналлары Төркем:Биотехнология Төркем:Фәнни журналлар