Алия Фәрхәт кызы Мостафина (Aliyä Färxät qızı Mostafina) — дөньядагы иң көчле гимнасткаларның берсе, ике тапкыр Олимпия чемпионы (Лондон 2012 ел , Рио 2016 ел , борыслар), 2010 ел Дөнья чемпионатының шәхси абсолют һәм команда беренчелегендә җиңүчесе. Лондон Олимпиадасында (2012 ел) алтын, көмеш һәм ике бронза медальләргә ия булды. Рио-де-Жанейро Олимпиадасында (2016 ел) алтын, көмеш медальләргә ия булды.
Тормыш юлы Алия Мостафина 1994 елның 30 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Егорьевск шәһәрендә спорт сөюче гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976 елда Монреаль олимпиадасында грек-рим көрәше буенча бронза медаль яулаган. Сеңлесе Наилә — спорт гимнастикасы буенча ил җыелма командасы әгъзасы. Алия алты яшьтә спорт белән шөгыльләнә башлый. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Укучыларның өченче спартакиадасында берьюлы биш алтын (!) медаль яулый ул. Бөек Британиядә хатын-кызлар клубларының XXVI ачык беренчелегендә татар кызы “ЦСКА” командасы сафында беренче урын ала. Алия 2008 елда Клермон-Ферран шәһәрендә (Франция) үткән Европа беренчелегендә көмеш медаль иясе була. 2009 елда ил чемпионатында аңар тиңнәр булмый. 2010 елда Доха шәһәрендә (Катар) үткән бөтендөнья бәйгесендә татар гүзәле биш алтын, бер көмеш медаль ала.
2010 елда Роттердамда үткән дөнья чемпионатына Алия бай тәҗрибә туплап бара һәм максатына ирешә. Ул ике алтын, өч көмеш медаль яулап, Россия спортчысы Светлана Хоркинаның 2003 елда Анахаймдагы (АКШ) уңышын кабатлый. Мөгаен, Алия өч алтын медаль иясе булыр иде. Кызганычка каршы, бәйге судьялары татар гүзәленең осталыгын тиешенчә бәяләми. Беренче урын ул кадәр һуш китәрлек чыгыш ясамаган АКШ данын яклаучы Алисия Сакрамонега бирелгәч, барысы да сүзсез дә аңлашыла. Россиянең Спорт гимнастикасы федерациясенең протест белдерүе нәтиҗә бирми. Бу күңелсез, башка сыймаслык гаделсезлек тә Алия Мостафинага шәхси күрсәткечләре буенча беренче урын яуларга комачаулый алмый. Нәкъ Алиянең уңышлары ил җыелма командасына гомум команда беренчелегендә икенче урын алырга булышлык итә.
2013 елда спорт гимнастикасы буенча Универсиада уеннары чемпионы булу өстенә тагын Алия Мостафина зур җиңүгә иреште. Бельгиядә тәмамланган Дөнья чемпионатында ул алтын һәм ике бакыр медаль яулап кайтты.
Спортта нәтиҗәләр ЕлБәйгеШәһәрСтадияКүп төрле ярышларКомандаШәхси2007Укучылар спартакиадасы ПензаФинал13,025 (6)15,250 16,000 14,900 516,100 121,400 2007Junior International ЙокогамаФинал14,750 15,250 15,450 14,100 59,800 2008 Европа чемпионаты (юниорлар) Клермон-ФерранКвалификация14,375 (4)15,600 (1)15,525 (3)14,800 (2) ФиналИлдән өченче14,475 (4)бәйгедән чыкты14,345 (4)180,625 60,300 2009Россия чемпионаты БрянскКвалификация 58,050 (4)Финал 15,300 14,950 14,700 170,030 58,550 2009Россия кубогы ПензаКвалификация 58,534 (1)Финал 59,434 2009Гимназиада ДохаКвалификация14,425 (2)14,750 (2)13,100 (8)14,650 (1) Финал13,900 14,825 14,175 14,575 169,700 57,350 2010Дөнья кубогы ПарижКвалификация 14,750 (5)14,250 (3) Финал 14,500 (4)14,175 2010Европа чемпионаты БирмингемКвалификация 15,200 (2)14,750 (2)14,325 (2)168,325 (1)Финал 15,050 14,375 13,225 (8)169,700 2010Япониянең ачык кубогы ТокиоФинал 173,850 57,100 2010Россия кубогы ЧиләбеКвалификация15,167 (1)15,834 (1)14,370 (3)14,450 (3) 59,821 (1)Финал13,963 14,775 14,850 15,300 62,271 2010Дөнья чемпионаты РоттердамКвалификация15,283 (1)15,300 (4)14,933 (6)14,833 (1)234,521 (1)60,666 (1)Финал15,066 15,600 13,766 (7)14,766 175,397 61,032 2010Кубок Воронина МәскәүФинал 15,500 14,700 116,650 58,900 2011 Дөнья кубогы ДжэксонвиллФинал15,566 (2)15,766 (1)14,833 (3)13,666 (6) 59,831 2011 Дөнья кубогы ПарижКвалификация14,433 (2)15,833 (1)15,333 (1) Финал14,933 15,733 14,866 2011Европа чемпионаты БерлинКвалификация14,487 (3)15,600 (1)14,900 (1)14,525 (2) 59,750 (1)Финалбәйгедән чыктыбәйгедән чыктыбәйгедән чыктыбәйгедән чыкты 15,375 (24)2012Россия чемпионаты ПензаКвалификация 273,465 (1)Финал 16,220 13,680 (5) 171,234 59,533 2012Gym cup ВильФинал 177,300 58,950 2012Европа чемпионаты БрүсселКвалификация 14,533 (5) 12,966 (32)172,562 (2)Финал 3я от страны 175,536 2012Россия кубогы ПензаФинал 16,150 15,000 14,750 175,204 59,167 2012Җәйге Олимпия уеннары 2012 ЛондонКвалификация 15,700 (5)14,700 (12)14,433 (8)180,429 (2)59,966 (5)Финал 16,133 14,900 178,530 59,566 2013Европа чемпионаты МәскәүФинал квалификациягә чыкмаган 15,300 квалификация узмаган бәйгедән чыкты команда күп төрле бәйгесеннән башка 59.032 2013Җәйге Универсиада 2013 КазанФиналбүрәнә квалификация узмаган вольные бәйгедән чыкты 175,500 57,900 2013Дөнья чемпионаты АнтверпенКвалификация14,366(10)14,900(5)14,133 (8) 13,166 (25) команда көп төрле бәйгесеннән башка 57,165(5)Финал квалификация узмаган15,033 14,900 квалификация узмаган команда көп төрле бәйгесеннән башка 58,856
Искәрмәләр
Сылтамалар Милләтебезнең сөенеченә булсын! Алия Мостафина Олимпиадада алтын медаль яулады
Рәсми сайт Рәсми сайт
Төркем:Россия гимнастлары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Олимпия чемпионнары