Геннадий Иванович Климанов (1948 елның 1 августы, Казан, ССРБ) — совет футболчысы, уң як сакчы. Казанның «Рубин» командасы өчен 300дән артык матч уйнаган.

Тормыш юлы Геннадий Климанов 1948 елның 1 августында Казанда туган. «Рубин» футболчыларын әзерләү төркеме тәрбияләнүчесе. РСФСР һәм ССРБ яшьләр җыелма командаларына чакырылган, Россия командасында капитан була.

Олылар арасында 1967 елда «Рубин» составында беренче лигада чыгыш ясый башлый, киләсе сезоннан команданың төп уенчысы була. 1971 ел башында Мәскәүнең «Торпедо» командасына күчә, ләкин төп состав өчен сезон башында «Рубин»га каршы ССРБ кубогында бер генә матч уйныйДесять наиболее запомнившихся сезонов «Рубина» в розыгрыше Кубка России. Сезон барышында Казанга әйләнеп кайта, әмма ел нәтиҗәләре буенча «Рубин» беренче лигадан төшеп кала. 1974 елда клуб белән бергә икенче лига финал турнирының көмеш призёры була. 1975 елдан башлап янә беренче лигада чыгыш ясый, тик чираттагы очыштан соң, 1977 елда командада состав яшәртелә һәм футболчы үз карьерасын тәмамлый.

Карьера өчен «Рубин» составында ССРБ беренчелекләрендә беренче һәм икенче лигаларда 304 матч уздырган. Саклау планы уенчысы була, әмма кайвакыт һөҗүмгә кушыла. Команданың уң флангында Морат Задикашвили белән тандем тәшкил итә. Күпмедер вакыт команда капитаны була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Профиль FootballFacts.ru сайтында «Рубин» ФК җанатарлары сайтында профиль

Төркем:«Рубин» футбол клубы уенчылары Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1948 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар