Людвиг (Лев) Лаврентьевич (Иоганн Людвиг Андреас) Фогель (; 1771 елның 6 гыйнвары, Арнштадт — 1840 елның 3 сентябре, Гота) — Алмания һәм Россия табибы һәм педагог; Казан университетының «врачебное веществословие» кафедрасы буенча ординар профессоры, медицина докторы.
Тормыш юлы Иоганн Людвиг Андреас Фогель 1771 елның 6 гыйнварында Арнштадт шәһәрендә туа. 1791 елдан башлап Йена университетында медицина өйрәнгән һәм шунда ук 1794 елда «De fatuitate» диссертациясен тәкъдим итеп, медицина һәм хирургия докторы дәрәҗәсен алган.
1802 елдан башлап ул «Gesundheitszeitung» медицина журналы чыгара, ә 1814 елдан — «Hygaea» журналын. Алманиянең төрле шәһәрләрендә яшәгән, медицина практикасы белән шөгыльләнгән, ә 1818 елда Россия империясенә күчеп килә һәм Эстләндия губернасында округ табибы урынын ала.
1821 елда Фогель Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясе тарафыннан медицина докторы дип табыла һәм киләсе елның августында Казан университетына ординар профессор итеп билгеләнә, шул ук елның ахырында хирургияне дә укыта. 1823 елның 8 июлендә (13 июнендә сайланган) табиб фәннәре бүлеге деканы итеп раслана һәм бу вазыйфада 1825 елның июленә кадәр кала; 1834 елның 15 июненнән 1835 елның июненә кадәр яңадан бу вазыйфада була«Казанский государственный медицинский университет (1804-2004гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь / В. Ю. Альбицкий, М. Э. Гурылева, Н. Х. Амиров и др. Под ред. В. Ю. Альбицкого, Н. Х. Амирова. – Казань: Магариф, 2004. – 472 с.: портр..
1830 елда, Александр Лентовский белән бергә, ул Сергиев минераль чишмәләре суын тикшерә.
1831 елда Фогель Саратов губернасында холераны тикшеренү өчен комиссия әгъзасы була һәм аны туктатуга ярдәм итүе өчен иң Югары мәрхәмәткә лаек була.
1837 елда, Казан университетын яңа устав буенча үзгәртеп кору уңаеннан, Людвиг Лаврентьевич Фогель отставкага җибәрелә һәм чит илгә чыгып Готада урнаша. 1840 елның 3 сентябрендә шунда вафат була.
Гаилә
Улы — Густав Фогель (1805—1859), Алмания һәм Россия юристы, педагог, фәлсәфә докторы һәм хокук докторы.
Искәрмәләр
Әдәбият
Vogel, Johann Ludwig Andreas // Allgemeine Deutsche Biographie . «Lexicon der hervorragenden Aerzte», herausgeg. v. August Hirsch, Wien, 1888 ).
Төркем:Йена университетын тәмамлаучылар Төркем:1840 елда вафатлар Төркем:15 сентябрь көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1771 елда туганнар Төркем:17 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Казан университеты укытучылары