Кырмыскалы (, ) — Башкортстанда урнашкан авыл, Кырмыскалы районының үзәге. Уфадан көньякка 50 километр ераклыкта урнаша. Почта индексы — 450020.

Тарих Кырмыскалы урнашкан бүгенге җирләрдә XVIII гасыр башында калын урманнар булган. Аннан ерак түгел Карлыман һәм Кырмыскалы елгалары аккан. Язма мәгълүматлар буенча бу урын Карлыман авылы башкортларыннан шартында бүлеп бирелә. 1758 елда бирегә Уфа губернасының Бөре өязенә караган Борай авылыннан Исәкәй Әлмиев һәм Усман Йосыпов җитәкчелегендә 15 татар гаиләсе (мишәрләр) күчеп килә. Шул рәвешле, 1800 елда инде биредә 59 ихатада 360 кеше яшәве теркәлсә, 1859 елда 270 йортта яшәүчеләр саны 1600 кешегә якынлаша.Район үзәге Кырмыскалы авылы шушы көннәрдә 225 еллыгын бәйрәм итте XIX гасыр ахырында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә булган.

Авылда атаклы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, татар хатын-кызларыннан беренче профессиональ рәссам Гайшә Рахманкулова туганнар.

Халык

2010 ел җанисәбе буенча Кырмыскалыда 8540 кеше яши. Башлыча татарлар (53,6%), башкортлар (30,6%), руслар (8,5 %) һәм чуашлар (4,2%) яши. Шәхесләр

Расих Ханнанов (1931—2020), язучы һәм журналист, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре. Искәрмәләр

Төркем:Башкортстанның район үзәкләре