Бомбей Парси Панчайет (шулай ук Бомбей Парcи Панчайят яки BPP буларак мәгълүм) ул Мумбаида Парси Зәрдөштлек Җәмәгатенең вәкиле булган баш оешма. Бомбей Парси Панчайет BPP 1670-енче елларда нигезләнгән булган. Ул иганә трасты булып тора һәм шәһәрнең Парси җәмәгатенең аскы һәм урта сыйныф әгъзалары өчен максатлы 5500-дән артык йортны контрольдә тотучы иң зур җир биләүчесе булып тора. Ул шулай ук Мумбаиның иң борынгы һәм иң бай иганәчесе. Траст Мумбаида Парси милегенең караучысы, мәсәлән, B.D. Petit Parsee General Hospital - Б.Д. Пти Парси Гомуми Хастаханәсенең, Parsi Lying-in Hospital - Парси Ятучы Хастаханәсенең һәм 55 акрда урнашкан, Тынлык Манарасы Дунджервадиның. BPP трастилар идарә оешмасы тарафыннан идарә ителә, алар шәһәрнең 25000-нән артык Парси яшәүчеләре тарафыннан сайлана. Бомбей Парси Панчаят булуы дәвамында берничә трасти булган. Мәсәлән, 2008 елда вазифаны башкарган 7 трасти булган, атап әйткәндә Арнаваз Мистри, Диншо Меһта, Джимми Мистри, Хоҗесте Мистре, Язди Десаи, Рустом Тирандаз һәм Ношир Дадравала. Шул елда сайлауларга теркәлгән якынча 22000 Парси булган, шул ук вакытта 13500-е генә сайлау хокукларыннан файдаланганнар. Шулай ук карарга мөмкин Европа Зәрдөштлек Траст Фондлары Төньяк Американың Атәшпәрәст Ассоциацияләре Федерациясе

Искәрмәләр

Төркем:Зәрдөштлек