Нидерланд Антиль утрауларында ислам (нидерл. Islam in Nederlandse Antillen, , ) ― азчылык дине. Утрауларда 2 500 мөселман яши , шуларның 1 000 е (Бонайре, Синт-Эстатиус һәм Саба) өлешендә исәпләнә Muslim Situation in the Caribbean . 1982 елда мөселманнар 2 мең исәпләнгән, башкалада ислам җәмгыяте оешкан һәм мәчет эшләгән .

Халыкның 85 % ы – католиклар, 8 % ы — протестантлар. Шулай ук аерым утрауларда Ислам (Кюрасао һәм Сен-Мартен утрауларында, халыкның 0,31 % ы), Һинд дине, Конфуцианлык, Яһүд дине һәм башка диннәр тарафдарлары яши.

Мөселманнарның күбесе ― Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән (Ливан, Сирия) һәм Суринамнан күчеп килгән мөһаҗирләр Religion in Netherlands Antilles.

Тарих мөселманнар колония вакытында килә башлаган. Баштарак Африкадан коллар килсә, соңрак Һиндстан һәм Пакистаннан эшкә ялланган мөселманнар өстәлгән. Аннан соң ислам җәмгыятенә Ливан, Сирия, Гыйрактан һәм Суринамнан күчеп килгән мөселманнар, шулай ук ислам динен яңа кабул иткән җирле кариблылар кушыла .

XVII гасырдан башлап, Нидерландның диңгез арты биләмәләреннән мөселманнарның митрополиягә иммиграциясе көчәя.

1948 елда Кюрасаода яһүд һәм гарәп (Ливан) җәмгыятьләре арасында конфликт килеп чыга, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган.

Нидерланд Антиль утраулары ― Нидерланд Корольлеге составындагы автономияле кариб иле ― 2010 елның 10 октябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә Корольлек карамагындагы төрле статуска ия территорияләргә (Бонайре, Синт-Эстатиус һәм Саба, Кюрасао, Синт-Мартен) таркала.

Ислам дине Кариб диңгезе бассейнында бик яхшы таныш түгел. Хәзерге вакытта ул 1950-елларда башланган уяну процессында. Бүген төбәкнең иң көчле дини тенденцияләреннән берсе – кара тәнлеләр арасында Ислам динен кабул итүчеләр арта бару. Күп кенә кара тәнле кариблылар өчен бүген үзенең тамырларын, чыгышын эзләү дингә килү өчен көчле мотив бирүче фактор булып тора. Larry Luxner. Muslims in the Caribbean. Saudi Aramco World, pages 2-11 of the November/December 1987.

Ислам үзәкләре Ислам җәмгыятенең күп өлеше Кюрасао утравында яши, утрауның административ үзәге илдәге бердәнбер мәчет ― Гомәр бин Әл-Хаттаб мәчете (Omar bin Al-Khattab Mosque) урнашкан. Аның имамы ― шәех Якубу Мөхәммәд (Sheikh Yakubu Mohammed), Аднан Мостафа (Adnan Mustafa)ISLAM and MUSLIMS IN NETHERLANDS ANTILLES . Мәчет итеп 1962 елда элекке плантаторлар заводы, соңрак госпиталь булып хезмәт иткән бина үзгәртеп корыла. Мәчет Согуд Гарәбстаны, Ливия, Тринидад һәм Тобаго диндәшләренең иганәләре хисабына финанслана. Мәчет 1965 елда җомга намазлары өчен ачылган һәм шуннан бирле Кюрасаода бердәнбер мәчет санала. 1966 елның 1 маенда губернатор рәсми рәвештә мәчетне ача. Мәчет тулысынча 1980 елда ремонтланган. Бина янында 18 м биеклектәге манарасы бар. Намаз залы 200 дин тотучыны сыйдыра Curaçao Islamic Center. Facebook.

Башка ислам үзәкләре дә бар, шул исәптән: Бонайре Ислам үзәге (Bonaire Islamic Center) Кюрасао Ислам үзәге (Curaçao Islamic Center) Синт-Мартен Ислам үзәге (Sint Maarten Islamic Center) Кюрасао мөселман мәдәнияте җәмгыяте Мөселман студентлары ассоциациясе (Синт-Эстатиус университетының медицина факультеты) Синт-Эстатиус Ислам фонды (Sint Eustatius Islamic Foundation)

Моны да карагыз Нидерландта ислам

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Нидерландта ислам Төркем:Кюрасаода дин