Гренадада ислам (, ) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (113 475 кеше, 2022 елның 1 июленә Grenada Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs)) 0,75 % ын тәшкил итә (500 кеше, 2022 елгаMuslim Population by Country 2022). Мөселманнарның саны арта бара.

Гренадада христиан дине өстенлек итә ― халыкның 96 % ы христианнар (шуның эченнән, католиклар 53 %, төрле конфессия протестантлары 33 %, шул исәптән, англикан чиркәве тарафдарлары 14 %, илленчеләр 11 %, адвентистлар 11 5, Йәһвә шаһитлары (2011 елга) 1,1 % The World Factbook — Central Intelligence Agency ., башка диннәр (Растафари, Ислам, Һинд дине һ. б. тарафдарлары ― 5,5 % .

Тарих XVIII гасырда Британия колонизаторлары утраудагы шикәр камышы плантацияләрендә эшләү өчен Африкадан коллар китерә башлый, алар арасында кара тәнле мөселманнар да була. Көчле давыллар шикәр камышы басуларын юкка чыгаргач, утрауда какао, мамык, мускат чикләвеге, канәфер, корица һәм башка үстерә башлаганнар Гренада: все о стране. Острова на карте, природа, население, столица, виза для россиян .

Гренаданың якынча 85 % халкы чыгышы белән Африкадан китерелгән кара тәнле колларның токымы, 11 % ы – ата-анасы ак һәм кара тәнле булган катнаш гаиләләрдән. Халыкның калган өлеше азиялеләр (нигездә, чыгышы буенча Көнчыгыш Һиндстаннан, 1857―1885 елларда эшкә ялланып килгәннәр) һәм ак тәнлеләр (аурупалылар) арасында бүленгән Gall, Timothy L. (ed). Worldmark Encyclopedia of Culture & Daily Life: Vol. 2 - Americas. Cleveland, OH: Eastword Publications Development (1998), pg. 195-196. Grenada Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs).

Гренадада 1994 елда ― 200, 2000 елда ― 300 мөселман исәпләнгән, бу сан ил халкының якынча 0,30 % ы K. F. Bin Mohd Noor. "Muslims Statistics... for Year 2000 " [orig. src: Barrett. World Christian Encyclopedia, 1982]. Adherents.com: By Location. Шуларның 100 е Гуджараттан күчеп килгән мөһаҗирләр, 120 се Кушма Штатлардан, Канада һәм Берләшкән корольлектән укырга килгән студент-медиклар.

Ислам җәмгыяте Ил башкаласы шәһәрендә Дар әл-Ислам җәмгыяте (Islamic Organization Jamaat Dar al-Islam) гамәлдәالحلقة (153) الأقلية المسلمة في جرينادا - قسم مسلمي أمريكـا - موقع الإسلام. Гренада мөселман җәмгыяте бер мөселман егетне Мәдинә Ислам университетына укырга җибәргән, ул аны уңышлы тәмамлаган. Икътисади яктан үсеш өчен, Гренада мөселманнары Ислам фонды ярдәме белән тире-күн остаханәсе ача алуга ирешкән.

Мәчет Гренадада ике мәчет бар. Гренада мөселманнары Тринидад мөселманнары белән тыгыз элемтә урнаштырган.

Моны да карагыз Америкада ислам Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Гренадада дин