Составында В, С, һәм РР витаминнары, калий, кальций, магний, натрий, фосфор, күкерт, бром, хлор, тимер, фтор, кобальт, бакыр, цинк бар.

Нәрсәне дәвалый? Атеросклероз, үт ташы һәм йөрәк ишемиясе, бөер авыруларын, шешләрне дәвалаганда кулланыла. Бадымжан йомшагындагы калий организмда сыеклык алмашын нормальләштерә. Азканлылыктан файдалы — бадымжандагы бакыр кан ясалуга булыша. Яшелчә составындагы клетчатка, пептин организмнан артык холестеринны чыгара.

Бадымжанның кабыгы куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки үтә җит­ леккән бадымжан кабыгында соланин дип аталган агулы матдә бар, шуңа күрә ризык буларак кабыгын әрчеп кулланырга кирәк.

Ашказаны җәрәхәте һәм ашкайнату системасында кискен ялкынсыну процесслары булганда, баклажан кулланырга киңәш ителми.

Искәрмәләр

Төркем:Ботаника