Башкортстанның Миякә районы — Башкортстан составындагы муниципаль район. Административ үзәге — Кыргыз-Миякә авылы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Районда башкортлар (2010 елда 43%), татарлар (2010 елда 39,6%) күпләп яшиДөнья татарлары корылтае ничек үтәр?.

Демография

Танылган кешеләр Гали Рәфикый – ХХ гасыр башы татар язучысы, педагог, галим Гариф Гомәр — татар һәм башкорт шагыйре, язучы Тимурбәк Дәүләтшин — советолог галим Галләнур Бохараев — җәлилче Мансур Абдуллин — Советлар берлеге герое Миңнегали Гобәйдуллин — Советлар берлеге герое Айдар Хәлим — язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Галимов — җырчы Төхфәт Янәби - язучы, шагыйрь Азат Магазов (1926, Баязит) - язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Риф Гыйззәтуллин (Сергей Тулин) (11.09.1957, Кече Гәйнә), РФ Каһарманы (1996), генерал-майор (2007 елдан запаста). Нурия Ирсаева (1942, Канбәк) - драма актеры, С. Юлаев премиясе лауреаты (1981).

Мәгариф 2009-10 уку елында районда 33 урта белем бирүче уку йорты эшләде. Шуларның 24 — урта мәктәпләр, 4 — төп мәктәп, 1 гимназия (Илчеголда, башкортныкы), 2 бакча-башлангыч мәктәп. Җәмгысе 3482 бала укып йөргән. Шуларның 1932 — татар милләтенннән (55,48%), 929 — башкорт милләтеннән (26,68%); 363 — чуаш милләтеннән (10,43%), 223 — рус милләтеннән (6,4%). Башкалар — 35 (1%)

8 мәктәптә 557 бала башкортча укыган. 9 мәктәптә 330 бала татарча укыган — бу барлык татар баласынынң 15% гына. 18 мәктәптә 1297 бала татар телен предмет буларак өйрәнгән (67,1%). 314 чуаш баласы чуашчаны өйрәнгән (86,5%). 9 мәктәптә (сүз әлбәттә татар мәктәпләре турында бара) балалар «ике туган телне» (укы — татар теленә өстәп башкорт телен) өйрәнергә мәҗбүр.http://miakioo.narod.ru/groopspes/norpravdoc/PO2010.doc

Матбугат Әйтик, Миякә район гәҗитенең гомум тиражы 2008 елда — 5438 данә, 2009 елда — 5393, 2010 елда 5433 данә булса, әлеге вакытта ул 5362 данә таратыла. Ягъни биш кешегә бер район гәҗите туры килә.

Гәҗит рус, татар һәм башкорт телләрендә чыга. Русчасы — «Октябрь» — 2887, татарчасы — «Безнең дәвер» — 1640, башкортчасы — «Акмулла төяге» 1000 данә таратыла.Басма эшчәнлеген тираж билгели

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан районнары