Ибраһимова Наилә, Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы (1945 елның 5 августы, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай) — драма актрисасы, Театр-Театр Пермь академиясе (вакытлыча),Наиля Ибрагимова - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру Камал театры артисты (1968 елдан). Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010). Төрле характердагы образлар иҗат итә.
Тәрҗемәи хәле
1945 елның 5 августында Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Инде кечкенәдән аның кайбер театраль осталыклары булган: мәктәптә укыганда ук ул акробатика, бию белән актив шөгыльләнгән, җырларга яраткан, гармунда уйнаган.
Укырга кергәндә Наиләне театраль осталык буенча имтиханда беренче турдан соң шунда ук өченчегә күчерәләр һәм анда бик олы өмет күреп кабул итәләр. Ул укыган курста искиткеч педагоглар, Камал театрының әйдәп баручы осталары — Рәшидә Җиһаншина, актерлык осталыгы буенча дәресләр алып баручы һәм курс җитәкчесе, танылган Габдулла Шамуков - матур сөйләм буенча дәресләр алып баручы, хәрәкәт дисциплиналары буенча педагог - Шисан Әсфәндиярова — укытканнар.
1960-елллар башында Казан театр укуханәсенә Рәшидә Җиһаншина алып барган курска укырга керә. 1968 елда укуханәсен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Наилә Ибраһимова эшнең беренче елларында, гадәттәгечә, массовка артисты була.
Театр Үз эшчәнлеген өченче план һәм эпизодик рольләрдән башласп җибәрсә дә, инде берничә ел үткәч аңа мөстәкыйль рольләрне бирәләр: үзсүзле Эльвира - X. Вахитның «Туй алдыннан»; шаян, хәйләкәр, сөйкемле, темпераментлы Фаншетта - П. Бомаршеның «Фигароның өйләнүе». Алар барысы да шатлыклы, ачык күнелле булганнар.
Ибраһимова бик үзенчәлекле актриса булып чыга. Аның репертуар битендә кемнәр генә булмый. Бер яктан, балалар рольләрен искиткеч башкаручы - К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге шаян егет, М.Фәйзинең «Галиябану»ындагы хәйләкәр Сәдри. Әмма шулай ук балалар рольләре уйнагн елларда диярлек актриса драматик героиняның характеры буенча капма-каршы рольләрне уйный. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» спектаклендәге Гөлбану образын иҗат иткәндә, актрисаның шәхси сәләтендә хатын-кызның рухи байлыгын, аның кайгылы, фаҗигале язмышын ихлас күңелдән тапшыра алу сәләте барлыкка килә.
Еллар үткән саен Наилә Ибраһимова үзенең сәхнә персонажларының психологик характеристикаларын тирәнәйтә. Яшь геройларга хас яшьлек, каядыр ашкыну тыенкы көч, тормыш турындагы уйланулар, драматизм белән алышына. Аның героинялары күпчелек очракта лирик, холкына, спектакльнең жанрына карамастан, үзенчәлекле дөнья, хис-кичерешләр төрлелеге белән аерылалар. Репертуар
Эльвира — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми?» (Г.Ибраһимов), Малай — «Зәңгәр шәл», Бибинур — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), Фаншетта — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Фәрештә — «Әлдермештән Әлмәндәр», Нурания — «Монда тудык, монда үстек», Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр», Эльмира — «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин), Нәкыя — «Миңлекамал» (М.Әмир), Бәдыйга — «Галиябану» (М.Фәйзи), Беренче хатын — «Зөләйха» (Г.Исхакый), Әкълимә — «Әбиләргә ни җитми?» (Ф.Бүләков), Синьора Капулетти — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), Элен — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо), Людмила — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин), Хәнифә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.ИБРАҺИМОВА (ПЛАНКИНА) НАИЛӘ НУРГАЗИЗ КЫЗЫ | Матбугат.ру Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 — Татарстанның атказанган артисты 2010 — Татарстанның халык артисты 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеНаилә Ибраһимова "Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы" медале белән бүләкләнде. t.me/kamalteatr, 9.09.2025. Хөрмәтләү Камал театры труппасы 2025 елның 9 сентябрендә Татарстан урамы, 1 йорттагы иске бинасында (зур залда) соңгы спектаклен ― «Гөргери кияүләре» комедиясен күрсәткән (Туфан Миңнуллин әсәре) Соңгы спектакль...Әлеге бинага бәйле якты истәлекләр һәрвакыт безнең күңел түрләрендә булыр! t.me/kamalteatr, 9.09.2025. Кич шулай ук Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың юбилеена багышланган. Артисткага 80 яшь 5 августта тулган булган («Гөргери кияүләре»ндә ул яучы карчык Палый ролен башкарган). Наилә Ибраһимова «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән.
Шулай ук карагыз Камал театры Гөлчәчәк Гайфетдинова Рәшидә Җиһаншина Гүзәл Шакирова (актриса) Ләйсән Гатауллина Ләйсән Фәйзуллина Искәрмәләр
Сылтамалар https://www.youtube.com/watch?v=XNdA8cKNzeM НАИЛӘ ИБРАҺИМОВА ҺӘМ ОЛЕГ ФАЗЫЛҖАНОВ | МАНЗАРА - YouTube https://kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/personalities/troupe/ibra-1211-imova-nail-1241-nurgaziz-kyzy-nail-1241-ibra-1211-im/ Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы
Чыганаклар Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр