Айгөл Шәкүрова, Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы (1995 елның 21 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Актаныш районы, Тыңламас) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан). Тәрҗемәи хәле
1995 елның 21 декабрендә Татарстанның Тыңламас авылында туа. Гаиләдә өч бала булалар: Айгөл - олысы, энеләре Рамис (2000) һәм Данил (2006). Әтисе Эльвард исемле, әнисе - Венера. Беренче дүрт сыйныфны Тыңламас авылының башлангыч белем бирү мәктәбендә укый, соңрак, 11 сыйныфка кадәр, Актанышның 1нче санлы урта белем бирү мәктәбендә белем ала. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2017 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ Театрыбызның яңа артисты... | Татарский театр имени Камала (ТГАТ им.Г.Камала)
Театр 2017 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук эпизодик ролләрдән башлап җибәрә. Камал театры белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Грозный, Сәмәрканд кебек шәһәрләр буенча гастрольләр белән йөри. Тамашачыга күбрәк "Өйләнәм.tat"тагы Әлфия, "Бичара кыз"дагы Биктимер рольләре буенча таныш. Репертуар «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт Хәким — Зәйнәп «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Әлфия «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Биктимер «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Кыз «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Сәкинә «Романс кичәсе» Рөстәм Яхин «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов — Яшь Укубала «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Эмма «Сагынырсызмы?» Артур Шәйдулла — Айзилә ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН һ.б. Фильмография "Кайда син?" (2022) — АйгөлПРЕМЬЕРА! Кайда син? 1 серия - YouTube Шулай ук карагыз Камал театры Ләйсән Гатауллина Айгөл Миңнуллина Гөлчәчәк Гайфетдинова Рәйхан Габдуллина
Сылтамалар https://www.youtube.com/c/tnvtatar/videos Айгуль Шакурова (@shakurova_aygul20) • Фото и видео в Instagram Айгуль Шакурова - ВКонтакте Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы Чыганаклар Камал театры сайты ТНВ Татарча - YouTube Instagram социаль челтәре
Искәрмәләр
Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар