Кук утрауларында ислам (, ) ― азчылык дине. Яңа Зеландия территориясе булган Кук утрауларында күпме мөселман яшәве төгәл билгеле түгел, чөнки ил халкын исәпкә алганда мөселманнар санын алу башкарылмый . Бәяләүләр буенча, 17 459 кеше (2016 елга) булган утраулар халкының 0,06 % ы мөселман булып санала . Кук утрауларында Ислам ― зур булмаган, әмма саны арта баручы дини азчылык .

Исламның Кук утрауларында беренче тапкыр кайчан барлыкка килүе билгеле түгел. Ислам дине Малайзия яки Кытай сәүдәгәрләре белән килергә мөмкин, дип фаразлана. Беренче булып ислам динен кабул иткән хатын-кызларның берсе ― Татьяна Кауаи (Tatiana Kauai) .

Хөсәен Кеттани (Houssain Kettani) «Океаниянең мөселман халкы» (Muslim Population in Oceania) мәкаләсендә мөселманнар санын утраулар халкының гомуми саныннан якынча 0,10 % ы дип бәяли. Әлеге бәяләү халык санын алу мәгълүматларыннан чыгып ясалган: утрауларда христиан (протестант, католик, мормон) булмаган диннәрне тотучылар 616 кеше, ягъни 4,10 % чамасы дип санала Ranumnya Islam di Cook Islands. republika.co.id, 4.03.2013.

Утрауларда ислам оешмасы һәм мәчетләр юк.

Моны да карагыз Яңа Зеландиядә ислам Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Кук утрауларында дин Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Яңа Зеландиядә ислам