Җәлил бистәсе мәчете (), рәсми атамасы «Җирле мөселман дини оешмасы ― Сарман районы мөхтәсибәтенең Җәлил бистәсе мәхәлләсе» мәчете. Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә 2000 елның 31 маеннан эшләп килүче мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләшкән дини оешма ― Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. Шәһәр тибындагы бистәнең төп истәлекле урыннарының берсе. Имам-хатыйп ― Марат Фәнис улы Йосыпов МРО-ПРИХОД Р П ДЖАЛИЛЬ САРМАНОВСКОГО МУХТАСИБАТА. Координатлары: 55°1'30"N, 52°44'10"E.
Тарих Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә мәчет төзелеше 1994 елда башланган, 2000 елның 31 маеннан бирле эшләп килә. Мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы 2001 елда төзелгән, хәләл товарлар белән сәүдә итүче «Бәрәкәт» кибете 2008 елда, Ифтар бинасы 2015-2018 елларда, мәчет каршындагы мәетханә бинасы 2019-2020 елларда төзелгән. Төзелештә «Татнефть» җәмгыятенең әйдәп баручы нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе булган «Җәлилнефть» НГДУ матди ярдәм күрсәтә. Фәнис Мотыйгуллин. «Җәлилнефть» – 60 ел җиңү. Шәһри Казан, 3.09.2019.
Бина Мәчет аксыл төстәге кирпечтән төзелгән. Мәчетнең бер манарасы бар. Архитектурасы буенча «манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төренә керә.
2003 елда мәчеткә капиталь ремонт ясалган. 2010 елда мәчет яны территориясенә асфальт түшәлгән. 2016 елда мәчет эчендәге тәрәзәләр алыштырылган. 2019 елда намаз уку залына яңа келәмнәр алып җәелгән Мечеть пгт Джалиль. Сармановский муниципальный район.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Сарман районы мәчет, мәдрәсәләре һәм дин әһелләре. // Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә (авторлар коллективы; проект җитәкчесе И. Р. Сахипова). К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1 Мечеть пгт Джалиль. Сармановский муниципальный район
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре