Мирослав Одинак (19 гыйнвар 1946 ел) — ССРБ һәм Россия неврологы, медицина хезмәте полковнигы, Россия Медицина ФА әгъза-корреспонденты (2005), Россия ФА әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе Одинак Мирослав Михайлович 1946 елның 19 гыйнварында УССР-ның Черновцы өлкәсе Кицмань районы Боровец авылында туган.

1969 елда — Сарытау хәрби-медицина институтының хәрби-медицина факультетын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, өлкән хәрби табиб булып хезмәт итә — Брянск өлкәсе Сеща бистәсендәге Хәрби-һава көчләре частеның медицина пункты начальнигы .

1973 елдан алып — С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә эшли, анда нерв авырулар кафедрасы ординаторыннан нерв авырулар кафедрасы өлкән укытучысына (1990), нерв авырулары кафедрасы начальнигы — РФ Оборона Министрлыгының Баш невропатологы МО РФ (1994), РФ ОМ Баш неврологы (2006), Хәрби Медицина академиясенең нерв авырулар кафедрасы профессорына (2014 елдан алып) чаклы юл үтә.

1980 елда — кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1995 елда «Неврология сочетанной черепно-мозговой травмы»темасына докторлык диссертациясе яклый.

1995 елда — профессор гыйльми исеме бирелә.

2005 ел —РМФА-ның әгъза-корреспонденты.

2014 ел —Россия ФА әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге Фәнни тикшеренүләре хәрби һәм тыныч шартларда үзәк нерв системасының җәрәхәтләрдән зарарланган, нерв системасына экстремаль факторларның җәрәхәтләнүдән периферия нервларына йогынтысы белән бәйле.

600-дән артык гыйльми хезмәт авторы, шул исәптән 11 монография (алар арасында монографияләр «Неврология конузионно-коммуникационных повреждений мирного и военного времени»), дәреслекләр, уку әсбаплары, методик тәкъдимнәр, белешмәләр (алар арасында «Клиническая диагностика в неврологии» (2007), «Указания по военной неврологии и психиатрии» (2007), «Заболевания и травмы периферической нервной системы» (2008), «Утопическая диагностика заболеваний и трав нервной системы» (2010), «Нервные болезни» (2014).

Аның җитәкчелегендә 42 кандидатлык һәм 20 докторлык диссертацияләре якланган.

Бүләкләре

«Хөрмәт Билгесе» ордены Россия Федерациясенең Атказанган табибы (1995) "Яхшы эшчәнлеге өчен"отличие билгесе Хәрби МА мактаулы докторы (2011)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Профиль Мирослава Михайловича Одинака РФА рәсми сайтында

Төркем:19 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1946 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:РФ атказанган табиблары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Украинада туганнар