Азат Кәримов (; 20 июнь 1952 ел — 26 декабрь 2017 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре, 1994 елдан Учалы шәһәре мәҗбүри медицина страховкасы фонды директоры.

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның ун икенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Югары Советның Сәламәтлек саклау, ветеран һәм инвалидлар эшләре буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе Кәримов Азат Әхмәтхан улы 1952 елның 20 июнендә Башкорт АССРның Учалы районы Илче авылында туган.

Милләте буенча башкорт, югары белемле — 1975 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, ,институтны тәмамлагач, Учалы район больницасында терапевт булып башлый. Аннары район туберкулез диспансерында баш врач булып эшли.

Район авыл амбулаториясе баш врачы, район хастаханәсенең баш врачы булып эшли.

1994 елдан Учалы шәһәре мәҗбүри медицина страховкасы фонды директоры. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5

Учалы шәһәре 146 нчы Горный сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының сәламәтлек саклау, ветеран һәм инвалидлар эше буенча комиссия әгъзасы. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34

Кәримов Азат Әхмәтхан улы 2017 елның 26 декабрендә вафат булаУшел из жизни заслуженный врач Республики Башкортостан Азат Ахматханович Каримов

Шулай ук карагыз

БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр

Чыганаклар

Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар

12 созыв (БАССР)

Төркем:Шәхесләр:Учалы районы Төркем:Әлифба буена табиблар Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:26 декабрь көнне вафатлар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:1952 елда туганнар Төркем:20 июнь көнне туганнар