Илья Мархасин (27 апрель 1919 ел—21 апрель 1988 ел) — физик. Техник фәннәр докторы (1966), профессор (1968). БАССР‑ның атказанган нефтьчесе (1967), ССРБ‑ның югары мәктәп отличнигы (1979), нефть сәнәгате (1980) отличнигы. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биографиясе Илья Львович Мархасин 1919 елның 27 апрелендә Киевта туа.

1943 елда Бакыда Азәрбайҗан университетын тәмамлый.

1949 елдан гыйльми-тикшеренү институтында эшли башлый, катлам сыеклыкларны фильтрлау процессларын һәм аларның нефть бирүчәнлегенә йогынтысын тикшерә..

1952 елдан алып Уфа нефть сәнәгате гыйльми-тикшеренү институтында эшли.

1968 елда Уфа нефть институтының кафедрасы мөдире вазыйфасына техник фәннәр докторы, профессор Илья Львович Мархасин чакырыла. Ул килгәч физика кафедрасы институтның төп кафедралары белән бер рәткә әйләнә. Кафедра илнең алдынгы галимнәре җыелган Бөтенсоюз семинарлары һәм конференцияләрен үткәрү инициаторы булып чыгыш ясый.

Мархасин И.Л. 1988 елның 21 апрелендә Уфада вафат була

Фәнни эшчәнлеге Фәнни эшчәнлеге нефть катламы физикасына багышланган. Мархасин тарафыннан нефть продуктларының физик‑химик механикасы, нефть катламнарына су җибәргәндә кулланылган химик реагентларны фильтрлау вакытындагы процесслар сыналган, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары эшләнгән. 250‑гә якын фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

БАССР‑ның атказанган нефтьчесе (1967) ССРБ‑ның югары мәктәп отличнигы (1979) И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты (1971). ССРБ-ның сәнәгать отличнигы (1980) 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) "Хәрби хезмәтләре өчен" медале (1946).

Искәрмәләр

Чыганаклар

Мархасин Илья Львович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Хезмәтләре

Физико-химическая механика нефтяного пласта. М., 1977. Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:21 апрель көнне вафатлар Төркем:Киевта туганнар Төркем:1919 елда туганнар Төркем:27 апрель көнне туганнар Төркем:Химиклар