Марлен Мартынович Хуциев (1925 елның 4 октябре, Тифлис — 2019 елның 19 марты, Мәскәү) — Грузия чыгышлы совет һәм Россия кинорежиссёры, сценарист һәм педагог; ССРБ Халык артисты (1986), РФ Дәүләт премиясе лауреаты (1993). Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы.
Тормыш юлы Марлен Хуциев 1925 елның 4 октябрендә Тифлиста (хәзер Тбилиси, Грузия) ССРБның эчке һәм тышкы сәүдә халык комиссары урынбасары Мартын Леванович Хуциев (Хуцишвили) һәм актриса Нина Михайловна (кияүгә чыкканчы Утенелишвили) гаиләсендә туа. Марлен исеме акроним булып тора һәм «Маркс, Ленин» аңлата.
Тбилисида 43 нче урта мәктәптә укыганКлуб 43 — тбилисская школа, в которой учились Окуджава и Таривердиев. 1950 елда ВГИКның режиссёрлык факультетын Игорь Савченко остаханәсендә тәмамлыйКино. Энциклопедический словарь. М.: Энциклопедия, 1987, с. 474..
1953—1958 елларда Одесса киностудиясендә, 1959—1964 елларда — М. Горький исемендәге киностудиядә, 1965 елдан «Мосфильм»да режиссёр булып эшли.
Кайбер фильмнарда сценарийлар авторы һәм автордашы буларак чыгыш ясаганЧерненко М. М.. Марлен Хуциев. Творческий портрет, М., Всесоюзное объединение «Союзинформкино», 1988. Актёр буларак башка режиссёрлар фильмнарында төшкән. 1967 һәм 1986 елларда «Современник» театрында Артур Миллер пьесасы буенча куелган «Вишида булган хәл» спектаклен куя.
1965—1986 елларда ССРБ кинематографистлар берлеге идарәсе секретаре була.
1966 елда Иосиф Сталинның аклануына каршы 25 мәдәният һәм фән эшлеклесенең хатына кул куя.
1968—1971 елларда Үзәк телевидениенең «Экран» ТО сәнгать җитәкчесе була.
1978 елдан башлап ВГИКта сәнгать киносы режиссурасы остаханәсен җитәкли. Профессор. 1987 елдан 2009 елга кадәр ВГИКның уен киносы режиссурасы кафедрасы мөдире була.
1989 елда Россия Кинорежиссёрлары гильдиясе президенты итеп сайлана. 1994—1995 елларда — «Аурупага тәрәзә» кинофестивале президенты.
1998 елдан Россия кинематографистлар берлегенең уен киносы комитеты рәисе була.
2008 елның 19 декабрендә Россия Кинематографистлар берлеге рәисе итеп сайлана. 2009 елның 17 мартында Мәскәүнең Пресненский суды союзның VII съезды нәтиҗәләрен (анда кинорежиссёр рәис итеп сайланган була) законсыз дип таныган. Бу карар суд тәртибендә дәгъва белдереләСуд признал VII съезд Союза кинематографистов незаконным. Кинорежиссёр Хуциев обжалует решение на сайте Newsru.com.
2019 елның мартында Боткинск хастаханәсенә салына, реанимация бүлегендә 19 мартта 94 нче яшендә иртәнге 7 дә вафат булаУмер режиссёр Марлен Хуциев. Хушлашу 21 мартта Үзәк кинематографистлар йортының зур залында узганУмер режиссёр Марлен Хуциев.. Шул ук көнне Троекурово зиратында җирләнгәнХуциева похоронят на Троекуровском кладбище / kommersant.ruМарлена Хуциева похоронят на Троекуровском кладбище, сообщил источник / РИА «Новости».
Гаилә Әтисе — Мартын Леванович Хуциев (Хуцишвили) (1900—1937), инкыйлабка кадәр стажлы коммунист, дүртенче гаубица дивизиясе комиссары булып хезмәт иткән, инкылабтан соң ССРБ эчке һәм тышкы сәүдә халык комиссары урынбасары булган, 58 нче маддә буенча хөкем ителгән һәм атып үтерелгән. Әнисе — Нина Михайловна Утенелишвили (1905—1957), актриса, дворян хәрби гаиләсеннән.
Хатыны — Ирина Семёновна Соловьёва (1927—2019), М. Горький исемендәге киностудиядә редактор. Улы — Игорь Марленович Хуциев (1952), режиссёр һәм сценарист.
Фильмография
ЕлФильмРежиссёрСценаристСәнгать җитәкчесеАктёрРоль1950Шәһәр төзүчеләр1956Заречная урамында яз1958Ике ФёдорЯшьлек урамы 1964Ильич заставасы камео1966Июль яңгыры 1968Интервенция баш командующиеАлтын бозау Гигиенишвили1969Тимоня (этнографик) Ян, ян, минем йолдызым князь1970Май ае иде (телевизион) Ак кар төсе (кыска метражлы) 1971Парижның ал парус (документаль) 1974Шулай да мин ышанам... (документаль) 1976Шәһәр иртәдән төнгә кадәр 1978Бәйрәм көнендә Рамзес1979Карл Маркс. Яшьлек еллар (телесериал) Луи Блан1983Послесловие 1985Джура — Мин-Архарадан аучы 1991Чиксезлек 20011941 елгы кешеләр (документаль) 2019Невечерняя
Бүләкләр
РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965) — совет киносы өлкәсендәге казанышлары өченУказ Президиума Верховного Совета РСФСР от 26 ноября 1965 года «О присвоении почётных званий РСФСР работникам кинематографии» РСФСР халык артисты (1977) — совет киносы өлкәсендәге казанышлары өченУказ Президиума Верховного Совета РСФСР от 7 января 1977 года «О присвоении почётного звания народного артиста РСФСР» ССРБ халык артисты (1986) — совет кино сәнгатен үстерүдәге казанышлары өченУказ Президиума Верховного Совета СССР от 18 февраля 1986 года № 4173—XI «О присвоении почётного звания „Народный артист СССР“ тов. Хуциеву М. М.» Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе (1993) — «Чиксезлек» нәфис фильмы өченУказ Президента Российской Федерации от 7 декабря 1993 года № 2120 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации в области литературы и искусства 1993 года» II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2006) — ил кино сәнгатен үстерүгә һәм күпьеллык иҗади эшчәнлегенә зур өлеш керткән өченУказ Президента Российской Федерации от 29 мая 2006 года № 514 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Хуциева М. М.» III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2000) — кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өченУказ Президента Российской Федерации от 25 декабря 2000 года № 2080 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Хуциева М. М.» IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1996) — дәүләт алдындагы казанышлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 9 апреля 1996 года № 512 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Почёт ордены (2010) — ил кинематография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 5 октября 2010 года № 1206 «О награждении орденом Почёта Хуциева М. М.» Дуслык ордены (2016) — ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 26 октября 2016 года № 572 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» «Хөрмәт Билгесе» ордены (1975) — совет киносы өлкәсендәге казанышлары өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970) Венециядә МКФ (1965, жюриның махсус призы, «Ильич заставасы» фильмы) Римда Европа киносы МКФ (1965, «Алтын пластина», «Ильич заставасы» фильмы) Сочидагы «Кинотавр» ОРКФ (Россия Федерациясе Президентының махсус призы, 1999) — Россия киносы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Президентының «Россия киносы үсешенә күренекле өлеш керткән өчен» махсус призы (1999)Распоряжение Президента Российской Федерации от 12 июня 1999 года № 190-рп «Об учреждении Специального Приза Президента Российской Федерации „За выдающийся вклад в развитие российского кино“» Мәскәү Мэриясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә премиясе (1999) — Мәскәү мәдәниятен үстерүгә уникаль өлеш керткәне өченРаспоряжение Мэра Москвы от 20 августа 1999 года № 901-РМ «О присуждении премии Мэрии Москвы в области литературы и искусства» Россия кинематография сәнгате һәм фәннәре Милли Академиясе академигыCписок членов Национальной Академии кинематографических искусств и наук России Бәйсез эстетика һәм ирекле сәнгать академиясе академигы (Мәскәү)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Марлен Хуциев «Сталкер» кинофестивалендә «Искусство кино» о режиссерах: Марлен Хуциев
Төркем:Шәхесләр:Современник театры Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2019 елда вафатлар Төркем:19 март көнне вафатлар Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:1925 елда туганнар Төркем:4 октябрь көнне туганнар Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Россия педагоглары Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Россия сценаристлары Төркем:Россия кинорежиссерлары Төркем:ССРБ кинорежиссерлары Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:ВГИК тәмамлаучылар