Мөселманнарның Диния нәзарәте ― идарә рәисе (югары мөфти яки мөфти) тарафыннан идарә ителүче, мөселман дини оешмаларын (гыйбадәт һәм уку йортларын), шулай ук билгеле бер территориядә яшәүче мөселманнарны ислам динен бергәләп тоту һәм тарату өчен берләштерүче үзидарәле дини оешма.

БДБ илләренең һәрберсендә мәчетләрне берләштерүче мөстәкыйль Диния нәзарәте (мөфтият) бар. Россиядә гомумроссия, төбәкара һәм төбәк Диния нәзарәтләре гамәлдә.

Тарих Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре XVII һәм XIX гасырлар арасында Госман дәүләтеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, мөселман халкы булган Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре: Албания, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Хорватия, Греция, Косово, Македония, Черногория, Румыния, Сербия һәм Словения. Госман империясеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, әлеге илләрнең күбесендә бәйсез Дини идарәләр (нәзарәтләр, мөфтиятләр) оештырылган .

Россия империясендә Диния нәзарәтләре Россия империясендә оештырылган беренче Диния нәзарәте ― патшабикә Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендә игълан ителгән «Ырынбур мөселман диния нәзрәтен оештыру турында» Указы нигезендә 1789 елның 4 декабрендә Уфада ачылган Ырынбур мөселман диния нәзарәте (). Уфа наместнигы барон үтенече буенча рухани вазыйфасы алырга теләк белдерүчеләрдән имтихан алу һәм алар арасыннан «ышанычлыларын» сайлап алу өчен дәүләт учреждениесе буларак оештырылган. Диния нәзарәте 1917 елга хәтле гамәлдә булган, соңгы, алтынчы (1915―1917) рәис ― мөфти Мөхәммәтсафа Баязитов. Россия империясендә шулай ук (1794 елдан) Таврида мөселман Диния нәзарәте, (1872 елдан) Кавказ арты мөселман дини идарәләре эшләгән.

Совет чорында Диния нәзарәтләре 1944 елдан 1992 елдан Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте, 1943 елдан 1991 елга кадәр Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлдә булган.

1992 елда мөселманнарның VI гадәттән тыш корылтаенда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте үзгәртеп корылганнан соң, эре төбәк дини үзәкләреннән (мөхтәсибәтләрдән) төбәк Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) оештырылган. СССРның элекке республикаларының күбесендә бәйсез Диния нәзарәтләре барлыкка килгән.

Россия Федерациясендә Диния нәзарәтләре Россия Федерациясендә Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) мөстәкыйль төбәк дини оешмалары булып тора, алар Бөтенроссия дини идарәсе — мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте карамагында. Уфада теркәлгән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте юрисдикциясенә Төньяк Кавказдан кала, Россиянең барлык территориясендәге, шулай ук Беларусия, Молдова, Латвия мөселманнары керә.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте … Россия мөселманнарының үзәге Мәскәүдә булган үзәкләштерелгән дини оешмаларының берсе, 1994 елда Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыккан. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ― 1997 елда Тобольскида нигезләнгән үзәкләштерелгән дини оешма, оешкан көненнән башлап идарә рәисе – Нәфигулла Әширов ДУМ Азиатской части России Islam-Today.ru. «Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте)» үзәкләштерелгән дини оешмасы (Пермь) 2016 елда суд тарафыннан бетерелгән. Тарих фәннәре докторы мәгълүматы буенча, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны, яисә Россиядә теркәлү үткән дини оешмаларның 28 % ын, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте (1126 юридик зат, 26 %), Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, 16 %) берләштергән.

БДБ илләрендә Диния нәзарәтләре Бакуда урнашкан Кавказ мөселманнары идарәcе – Кавказ арты (Көньяк Кавказ) регионы мөселманнарының үзәкләштерелгән дини оешмасы. Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте 1990 елга кадәр Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составында булган казыяттан оешкан Создание Духовного управления мусульман Казахстана. Религиозный фактор в политической жизни и в идеологии национальных движений в Казахстане. / Panorama.Ru. Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте Украина мөселманнарының Диния нәзарәте Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте Кырым мөселманнары Дини идарәсе Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте ― Таврида мөфтияте Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте Таҗикстан Ислам үзәге Төрекмәнстан мөфтияте

Россиядә Диния нәзарәтләре

Гомумроссия Мөселманнарның гомумроссия Диния нәзарәтләренә федераль (гомумроссия) дәрәҗәдә — федераль хакимият органнары алдында мөселман мәнфәгатьләрен яклаучы дини оешмалар керә. Кагыйдә буларак, болар – Россия Федерациясе субъектлары мөфтиятләре берләшмәләре. Атамасы Регистрация Идарә рәисе (мөфти) Резиденция Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 11 гыйнвар 1993 Тәлгать Таҗетдин Уфа Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте 31 март 1994 Равил Гайнетдин Мәскәү Россия мөселманнары Дини җыены 10 октябрь 2016 Альбир Крганов Мәскәү Россия мөфтиләр шурасы 13 март 2000 Равил Гайнетдин Мәскәү

Төбәкара Диния нәзарәтләре Россия Федерациясенең бердән артык төбәгендә эшли торган мөселман оешмалары китерелә Атама Регистрация Мөфти Резиденция «Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге» 16 октябрь 1998 Исмаил Бердиев Мәскәү Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте 16 декабрь 1998 Нәфигулла Әширов Тобольск Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион мөселманнарының Диния нәзарәте «Мәскәү мөфтияте» 14 июнь 2011 Альбир Крганов Мәскәү Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте (Таврида мөфтияте) 30 сентябрь 1991 Эмирали Аблаев Акмәсҗит Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте 13 март 2000 Әскарби Карданов Майкоп

Төп халкы мөселман булган төбәкләрнең Диния нәзарәтләре Төбәкләрдәге иң зур мөселман оешмалары китерелгән, анда төбәктә теркәлгән башка мөфтиятләр дә булырга мөмкин Атама Регистрация Мөфти Резиденция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 16 март 1998 Камил Сәмигуллин Казан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте 22 ноябрь 1993 Айнур Биргалин Уфа Дагстан мөфтияте 31 май 1999 Әхмәд Абдулаев Махачкала Карачай-Черкесия мөселманнарының Диния нәзарәте 25 август 1994 Мухаммад Эркенов Черкесск Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 09 октябрь 1991 Хәзрәтали Дзасежев Нальчик Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 26 сентябрь 2000 Салах Межиев Грозный

Төп халкы мөселман булмаган төбәкләр Диния нәзарәтләре Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Карелия мөселманнары Диния нәзарәте Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте Ырынбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте Хант-Манси — Югра автономияле округы мөселманнарының Диния нәзарәте Свердловск өлкәсендә 2023 елның 1 гыйнварына 6 Диния нәзарәте гамәлдә: 1, 2, 3, 4, 5, 6.

Моны да карагыз Мөфти Möftiät Диния нәзарәте Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы Илләр буенча мөфтиятләр исемлеге (en)

Искәрмәләр

Сылтамалар Муфтият как форма асимметричной организации мусульманского пространства России Мусульмане Поволжья Духовное управление мусульман Пермского края Духовное управление мусульман Нижнего Новгорода Интернет-портал о жизни мусульман на пространстве СНГ

Төркем:Россия ислам оешмалары Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Ислам вазыйфалары