Нурлан Ганиев, Нурлан Рәшит улы Ганиев (1985 елның 5 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Яңа Сынташ) – шагыйрь, җыр сүзләре авторы, философия фәннәре кандидаты (2020), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясенең, Башкортстанның Журналистлар hәм Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, иҗади конкурслар җиңүчесе.
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 5 июлендә Благовар районы Яңа Сынташ авылында туган. Үз авылында башлангыч сыйныфны, күрше авылда 9нчы сыйныфны тәмамлагач, «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча Бәләбәй шәһәре педагогика көллиятен (2006), «социолог, социология укытучысы» белгечлеге буенча кызыл дипломга Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетын тәмамлаган, әлеге факультетның этика, культурология һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы аспирантурасын тәмамлап Нурлан Ганиев. ВКонтакте, «Социаль күренеш буларак, рухи вандализм» темасына диссертация яклап, 2020 елның декабрендә «социаль философия» белгечлеге буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алган (фәнни җитәкчесе фәлсәфә фәннәре докторы профессор Зөһрә Яганур кызы Рәхмәтуллина) Выписка из протокола № 5 заседания диссертационного совета Д 212.013.03 от «23» декабря 2020 г..
Благовар районы мәдәният йортында постановка бүлеге мөдире, Благовар мәгълүмат үзәгендә тәрҗемәче булып эшләгән. Бердәм Россия сәяси фиркасеннән җирле совет депутаты итеп сайланган булган Ганиев Нурлан Рашитович (05.07.1985). Благовар районының Благовар хәбәрләре газетасында журналист булып эшли, «Өмет» газетасының махсус хәбәрчесе вазифасын да башкара .
Хәзерге вакытта Башкортстан Язучылар берлеге төбәк иҗади оешмасының рәисе урынбасары.
Иҗаты Шигырьләрне балачактан яза. Нурлан Ганиевның шигъриятенең үзенчәлеге аның яхшы мәгънәдә гади булуында. Аның шигырьләре шунда ук тыңлаучыларының күңеленә үтеп керә һәм шунда ук елмаю яки моңсу хис уята Лира Гафарова. Всего лишь миг. Сайт Союза журналистов РБ. Нурлан Ганиев шигырьләре «җырлап торалар, вәзен, ритм ягыннан аксау юк» Дания Заһидуллина. Нурлан Ганиев. Шигърият. Казан утлары, 17.12.2018. Студент елларында ук Бәләбәй шәһәрендә ел саен уздырылучы «Илһам чишмәләре» төбәкара шигырь фестивалендә Бәләбәй шәһәре педагогика көллиятенең Фатих Кәрим исемендәге махсус премиясенә лаек була. Шигырьләре шуннан соң дүрт ел (2004, 2005, 2006 һәм 2015 елда) әлеге фестивальда катнашып, җиңү яулаган шагыйрьләрнең әсәрләре тупланган «Салават күпере» җыентыгында, 2005 елда «Төсләр балкышы» җыентыгында, 2007 елда яшь һәм башлап язучы әдипләрнең әсәрләрен берләштергән «Акчарлак» альманахында басылган. 2009 елда «Уйлану», 2017 елда Уфада З. Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында «Бер мизгел нибары» исемле китаплары дөнья күргән. Шигъри әсәрләре унбиштән артык төрле җыентыкларда, альманахларда, газета-журналларда («Тулпар» (2013 елның апрель, 2015 елның гыйнвар һ. б. саннарында; «Литературная газета», «Бельские просторы», 2022 ел, май ае санында Леонид Соколов тәрҗемәсендә) дөнья күрә. Благовар районында туган әдипләрнең әсәрләреннән төзелгән «Тургай моңына кушылып», 22 хәзерге заман авторы иҗаты белән таныштыручы «Бәрәкәт асҡысы» җыентыкларында шигырьләре басылган. Аның сүзләренә 16 ел эчендә 50 дән артык җыр язылган "Всего лишь миг..." Буздякская районная библиотека. Мисалга, «Рәхмәт» җырын (Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов музыкасы) Радик Юлъякшин Элвин Грей будет петь песни благоварского поэта. Благоварские вести, 11.04.2022, «Сине генә уйладым» (Рәдиф Зарипов көе) җырын Илмира Нәгыймова башкара .
Китаплары Нурлан Ганиев. Бер мизгел нибары. — Уфа: Китап, 2017.-112 бит.-ISBN 978-5-295-06750-1
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ганиев Нурлан Рашитович. Муниципальное бюджетное учреждение культуры Центральная библиотека 2002 – «Илһам чишмәләре» төбәкара шигырь фестивале (Бәләбәй) – I дәрәҗә Диплом 2004 – Фатих Кәрим исемендәге премия 2006 – Республика шигырь фестивале – Гран-при 2006 – «Бәллүр сандугач» конкурсының «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе җиңүчесе 2012, 2013 – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе – «шигърият» номинациясендә приз иясе 2014 – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе – «шигърият» номинациясендә Гран-при 2015 – Бөтенроссия яшь шагыйрьләр конкурсы (Казан) – Гран-при 2016 — Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге Рәхмәт хаты 2017 — Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге Мактау грамотасы 2018 — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Рәхмәт хаты 2019 — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Мактау грамотасы 2019 — Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты 2021 — Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы 2021 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы 2022 – Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутатының Рәхмәт хаты – туган телне, әдәбиятны һәм милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен
Гаиләсе Өйләнгән, җәмәгате — Рәфидә Риф кызы Ганиева, ике улы: Искәндәр, Нурислам .
Искәрмәләр
Сылтамалар Нурлан Ганиев. ВКонтакте Ганиев Нурлан Рашитович. Муниципальное бюджетное учреждение культуры Центральная библиотека Представительство ВКТ в РБ. ВКонтакте Нурлан Ганиев: Җәйләүләргә ятып черем итә Җәйнең җиләсләнгән җилләре.. Мәдәни Җомга, 14.09.2017 Нурлан Ганиев. Әдипләр (Әхмәт Дусайлынынң шәхси) порталы
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Фатих Кәрим исемендәге премия (Бәләбәй районы) лауреатлары Төркем:Бәләбәй педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары