Заит җәмигъ мәчете Ислам хәбәрләре (Исламские вести) () ― Башкортстанның Октябрьск шәһәре Заит (Югары Зәет) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе «Заит бистәсе җирле мөселман дини оешмасы» карамагындаМусульманская религиозная организация п. Заитово. Устав. ВКонтакте.
Тарих
2008 елда шәһәрнең аерым предприятиеләре һәм шәхси затларның хәйрия кертемнәре хисабына төзелгән Заит җәмигъ мәчете рәсми рәвештә ачыла.
Мәчет комплексында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе урнашкан.
Архитектура
Җәмигъ мәчете Октябрьскиның (1946 елдан шәһәр) халык күп яши торган микрорайонында, шәһәр читендә, шәһәрдән «М-5» федераль юлына чыгучы урамда, калкулыкта урнашкан һәм ерактан яхшы күренә. Бина 3 катлы, әмма мәйданы буенча зур түгел, архитектурасы шактый матур һәм үзенчәлекле (новодел). Мәчет бинасы сигезкырлы корылманы хәтерләтә, бинаның һәр ягыда чыгынкы очлы терәтмәсе (пристрой) бар, өстән караганда бина сигезкырлы йолдыз формасында кабул ителә. Мәчетнең ак диварлары ачык яшел төсмерләргә буялган түбәсе белән, шундый ук тәрәзә рамнары белән бик яхшы яраша. Гөмбәзе юк. Түбәгә урнаштырылган манарасы артык биек түгел, төнлә ерактан ук күренеп торучы яшел утлар белән яктыртыла. Мәчетнең тәрәзәләре бик зур, мәчетнең бөтен биеклегендә диярлек, алар аша бинага күп яктылык үтеп керә. Намаз залының түшәмендә Аллаһы () сүзе язылган. Михраб янәшәсендәге диварда төсле паннода Мәккәдәге Кәгъбә ташы сурәтен күрергә мөмкин Заитова, мечеть, Сосновая улица, 1, Октябрьский — 2ГИС Заитовская соборная мечеть Октябрьского (Башкортостан) Достопримечательности. Октябрьский. Заитовская соборная мечеть.
Басма орган Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе һәм Заит җәмигъ мәчете айга бер тапкыр 1 басма табак күләмендә 999 тираж белән татар һәм рус телләрендә «Ислам хәбәрләре» (Исламские вести) газетасын чыгара. Газета бушлай таратыла. 2022 елның 24 июнендә, җомга көнне чыккан 6 (254) саны.pdf.
Җитәкчеләр Октябрьск мөхтәсибе, мәхәллә рәисе, имам-хатиб – Миргасим улы Рөстәм хәзрәт Шакиров (1965 елгы)Рустэм Шакиров ВКонтакте Имам Исмәгыйль хәзрәт Имам-ахун ― Мәүлет улы Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.
Октябрьск шәһәрендә Заит җәмигъ мәчетеннән башка, Төрекмән (Мәчет урамы, 4), Московка (Кооператив ур., 100/1), Мулла («Мөхсин» мәчетеМечеть "Мухсин" п.Муллино г.Октябрьский ВКонтакте, Матросов ур., 136) бистәләрендә мәчетләр эшлиРамазан аена намаз вакытлары.
Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы «Нур әл-Ислам» (Нуруль Ислам) мәдрәсәсе (Комсомол ур., 22) гамәлдә Медресе "Нуруль Ислам" г. Октябрьский ЦДУМ России. РМ ҮДН карамагындагы мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Мусульманская религиозная организация п. Заитово ВКонтакте
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2008 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Октябрьск (Башкортстан) гыйбадәтханәләре Төркем:Башкортстан мәчетләре