Илдус Сәгъдиев, Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев (1936 елның 25 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Урал) – педагог, Арча педагогика көллиятенең директоры (1981―2002 елларда), Арчада «Әлифба» музеен оештыручыларның берсе Дамир Таҗиев. Чишмә башы // «Арча яңалыклары», 28.10.2021, РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы.
Тәрҗемәи хәле
1936 елның 25 декабрендә Татарстан АССР Биектау районы Урал авылында (1976 елда юкка чыккан авыл Урал. Татарская энциклопедия TATARICA) алты балалы гаиләдә туган. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм Смоленск янында (хәзер Калуга өлкәсе) һәлак булаШамиль Багаутдинов. Наш долг – вернуть воинам доброе имя. «Республика Татарстан», 20.07.2020. «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча читтән торып укулы Казан педагогия училищесын (1956, бик яшы билгеләргә), Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1963, үзгә дипломга) тәмамлаган. 1956-1959 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән.
Хезмәт юлы 1963-1974 елларда – Арча педагогика училищесының математика һәм математика методикасы укытучысы.
1974-1981 елларда – Арча педагогика училищесының укыту эшләре буенча директор урынбасары.
1981-2002 елларда – Арча педагогика училищесы (көллият) директоры. Укучылары арасында җырчы Раяз Фасихов, шагыйрәләр Флера Тарханова, Сания Әхмәтҗанова, әдәбият галиме Рифә Рахман, агентлык җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, журналист Данил Гыйниятов һәм башкалар бар.
2002-2007 елларда – «Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, әйдәп баручы белгече.
2007 елдан – ТР Арча муниципаль районының Ветераннар советы рәисе.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрендә телдән исәпләүләрне оештыру методикасы. Башлангыч сыйныфларда математика буенча класстан тыш эш.
Басылган хезмәтләре Хикмәтле математика: Укытучылар эчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004. Организация внеклассной работы в начальных классах // Преподавание математики в педагогических училищах. – Москва: Просвещение, 1983. – С.71-85. Телдән исәпләү // Мәгариф. - №10, 11. – 2003. Мәгърифат учагы // Мәгариф. - №5. – 2000. «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналында басылган мәкаләләр (төрле елларда).
«Әлифба» музеен нгезләүче
1998 елның октябрь аенда Арча педагогика көллиятендә Сәләй Гататович Вәгыйзовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә үткәрелә. Татарстанның ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов үз чыгышында «Әлифба» китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның иҗат мирасына багышлап музей оештырырга тәкъдим итә. Арча педагогика көллиятенең ул вакыттагы директоры Илдус Сәгъдиев көллиятнең пенсиядәге тарих укытучысы Хөсәен Фатыйх улын янә эшкә чакырып, әлеге уку йорты тарихы һәм «Әлифба» музейларын оештыру һәм төзү вазифасын тапшыра. Музейның барлыкка килүенә Арча педколледжы укытучылары Вәгыйзов Сәләй Гататович һәм Вәлитова Рәмзия Гиляҗевнаның педогогик һәм фәнни эзләнүләре нигез була Арча. Татарская энциклопедия TATARICAРуфия Фазылова. Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан. «Татарстан», 29.11.2019. 1999 елның 6 октябрендә музей ачыла. Әлеге музейлар Татарстанның кыйммәтле ядкарьләреннән санала, Россиядә беренче һәм бердәнбер булган «Әлифба» музее (хәзер Казан арты музееның филиалы«Әлифба» музее филиалы. Казан арты музее рәсми сайты) исә илкүләм танылу ала.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР Халык мәгарифе отличнигы ТАССРның атказанган укытучысы Арча районының Мактаулы гражданины Татарстан Республикасының Мактау грамотасы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесе 2021 ― «Мактаулы остаз» билгесе ― озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде. «Арча яңалыклары», 24.12.2021
Журналист Фәния Әхмәтҗанова катнашында әзерләнгән «Күңел яктысы» китабы И. Сәгъдиевның тормыш юлына багышланган.
Гаиләсе Хатыны Флера Гомәр кызы, көллият укытучысы, халык мәгарифе отличнигы; кызы Лилия, уллары Роберт, ТимурФ. Файзрахманова. Вы словно теплый островок... Арский муниципальный район, 23.12.2011.
Искәрмәләр
Әдәбият Ринат Солтанов. «Әлифба» музеен оештыручы. «Мәгариф», 2010 ел, № 5, 86нчы бит. Р. Саттарова. Арча «Әлифба»ның Ватаны булсын // «Арча хәбәрләре», 3 октябрь, 1998 ел.
Сылтамалар
Сагдеев Ильдус Абдрахманович. Творческий путь. Сайт Арского педагогического колледжа Руфия Фазылова. Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан. «Татарстан», 29.11.2019 Р. М. Гарапшина. Арча ― «Әлифба»ның Ватаны // Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии (взгляд молодых ученых и аспирантов): Сборник статей научно-практической конференции (г. Казань, 27 февраля 2013 г.) / Институт Татарской энциклопедии АН РТ. – Казань, 2013. – Вып. 2. – 244 с.
Моны да карагыз Сәләй Вәгыйзов Рәмзия Вәлитова Хөсәен Хәйруллин Арча педагогика көллияте «Әлифба» музее (Арча)
Төркем:Казан педагогия училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:Арча районының мактаулы гражданнары