Габдулла Кариев һәйкәле ― Татарстанның Нурлат районы үзәге Нурлат шәһәрененең Габдулла Кариев скверында 2022 елның 14 октябрендә татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы җитәкчесеКариев Габдулла, руководитель первой татарской труппы. Казанские истории, 23.12.2010 Габдулла Кариевка (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин, 1886―1920) ачылган һәйкәл.
Тарих Һәйкәлнең авторы – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы скульптор Александр Алексеевич Дресвянников, ул һәйкәлне берничә ел элек эшли башлаган, моның өчен ул танылган режиссер турында бик күп материал өйрәнгән, аның Күлбай Мораса авылындагы музеенда булган. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика конкурсында Кариев һәйкәле проекты белән катнашкан һәм грант алганВ Нурлате открыли памятник основателю татарского театра Габдулле Кариеву. 123ru.net.
Тасвирлама
Скульптор Г. Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән.
Һәйкәлне ачу Һәйкәлне ачу тантанасында ТР ДШ рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, республика театрларының баш режиссерлары һ. б. катнашкан Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Татар-информ, 16.10.2022.
Искәрмәләр
Сылтамалар В Нурлате открылся первый в Татарстане памятник основателю татарского театра Габдуллы Кариева. Нурлатский муниципальный район
Моны да карагыз Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)
Төркем:Габдулла Кариев Төркем:Театр эшлеклеләренә һәйкәлләр Төркем:Татарстан һәйкәлләре Төркем:Норлат