Бу төшенчәнең башка мәгънәләре дә бар: Хәерле иртә
Хәерле иртә () — 2010 елда дөнья күргән фильм. Режиссёры — Роджер Мичелл.
Эчтәлеге Тырышчан һәм максатчан Бекки Фулер (Рэйчел Макадамс) эштән куылгач, аның карьерасы, шәхси тормышы кебек үк өметсез булып күренә. Түбән сыйфатлы иртәнге тапшыруга эшкә урнашкач, ул шушы тапшыру рейтингын күтәрү өстендә эшли башлый. Эшенең беренче көнендә үк алып баручыларның берсен эштән чыгарып, ул бу эшкә Майк Померой исемле мәшһүр журналистны ала (Һаррисон Форд). Тик журналист өметне акламыйча, Бекки тормышын яхшыртмый. Өстәвенә, инде шәхси тормыш та рәтләнә дигәндә, тапшыру язмышы да зур сорау астына куела. Бекки үзенең мөнәсәбәтләре, репутациясе, эше һәм тапшыру язмышы өчен актив көрәшкә алына...
Чыгуы Фильм премьерасы АКШ-та 30 июль көнне узарга тиеш иде. Ләкин кинотеатрлар экраннарында ул шул ук елның 10 ноябрендә тәкъдим ителә башлады.
Актёрлар
Сылтамалар Рәсми сайт
Искәрмәләр
Төркем:АКШ фильмнары