Төрекмәнбашы(, элек — Красноводск) — Төрекмәнстаннең Балкан вилаяте шәһәре. Каспий диңгезе порты, нефть чыгару сәнагате үзәге.
География Шәһәр Каспий диңгезенең Красноводск култыгында, Ашһабадтан 520 километр төньяк-көнбатышрак урнаша. Тимер юлы станциясе, аэропорт. Климат
Тарих Красноводск 1869 елда рус армиясенең ныгытылган пункты буларак нигезләнә. Каспий арты тимер юлы (1880 — 1891 еллар) төзелешеннән соң мөһим транспорт үзәгенә әверелгән. Берникадәр вакыт — Каспий арты өлкәсе үзәге, 1882—1925 елларда Каспий арты өлкәсенең Красноводск өязе үзәге.
1939—1947, 1952—1955, 1973—1988 елларда — Төрекмән ССРның Красноводск өлкәсе үзәге.
1993 елда шәһәргә Сапарморат Ниязов хөрмәтенә Төрекмәнбашы исеме кушыла.
Халык
Икътисад Нефть эшкәртү заводлары.
Галерея
Танылган шәхесләр Аман (Амангельды) Тулеев (1944―2023) — Кемерово өлкәсе губернаторы (1997―2018) .
Кардәш шәһәрләр Юрмала, Латвия
Искәрмәләр
Моны да карагыз Аваза Төркем:Төрекмәнстан шәһәрләре Төркем:Төрекмәнбашы