Шәриф Камал исемендәге әдәби премия () ― 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия. Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Татар-информ, 4.01.2023 Әлеге бүләккә тәкъдим ителүченең Язучылар берлеге әгъзасы булмавы һәм конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы шарт.
Тарих Шәриф Камал исемендәге әдәби премия 2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020 елның 26 ноябрендә чыгарган 897нче санлы приказ белән расланган Нигезләмә буенча гамәлгә куелган. Положение о Литературной премии имени Шарифа Камала в 2020 году. Министерство культуры Республики Татарстан Әлеге Нигезләмә буенча, 2020 елда Премиянең гамәлгә куючысы итеп Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, оештыручылары итеп Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты билгеләнгән.
2022 елда премияне алу өчен бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Татарстан Республикасы Милли музее ― һәм әлеге музейның филиалы Татар китабы йорты ― оештыручы. Бәйге турында Нигезләмә Татарстан Республикасы Милли музее буенча 2022 елның 25 октябрендә кабул ителгән приказ белән расланган.
Максаты
Үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы булган һәм күпләргә әдәби хезмәткә фатиха биргән язучы, драматург һәм тәрҗемәче Шәриф Камалның (1884—1942) исемен мәңгеләштерү, иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм күтәрү, мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр арасыннан проза һәм тәрҗемә өлкәсендә үзләрен сынап караргы теләүче яңа авторлар эзләп табу. Открылся прием заявок на литературную премию Шарифа Камала. Татар-информ, 15.12.2022
2022 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәре (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең Премия Шарифа Камала. Яндекс.Диск инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.
Статус Премиягә 14 — 30 яшьлек Язучылар берлеге әгъзасы булмаган яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә.
Проза (Чәчмә әсәр) юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.
Тәрҗемә юнәлешендә Шәриф Камалның хикәясен (2022 елда ― «Ата» хикәясе) инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.
2022 елда ике номинация (проза, тәрҗемә) һәм ике яшь (14-20, 21-30 яшьлекләр) категориясендә барысы дүрт премия тапшырыла. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.Гөлүзә Ибраһимова. Быел Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне алучылар саны күбрәк булачак. Татар-информ, 24.01.2023
Җиңүчеләрне Конкурс комиссиясе билгели. 2022 елга комиссия составы – Разил Вәлиев (рәис), Галимҗан Гыйльманов (урынбасар), Ландыш Әбүдәрова, Нәбирә Гыйматдинова, Дания Заһидуллина, Илсөяр Иксанова, Марат Кәбиров, Алия Кәримова, Светлана Тахтарова (), Эльмира Хәбибуллина (), Ленар Шәех, Луиза Янсуар (әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыгучы).
Җиңүчеләргә Почетлы лауреат дипломы һәм премия тапшырыла. Лауреатларны бүләкләү Ш. Камалның туган көнендә ― 27 февральдә Татар китабы йортында (Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, Казан, Островский урамы, 15) уздырыла. Татар китабы йорты (Шәриф Камал музее) рәсми сайты
Лауреатлар 2025 ел «Шәриф Камал. Әдәби проза» Светлана Мөхәммәдиева – «Әмирхан» повесте (Казан, 30 яшь); Энҗе Фарсыева – «Ирек» хикәясе (Яр Чаллы, 24 яшь); Илнар Фатыйхов – «Яр» хикәясе (Казан, 30 яшь); «Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» Камилә Ганиева (инглиз теленә тәрҗемә) (Актаныш, 16 яшь) Илүзә Гыйлемҗанова (төрек теленә тәрҗемә) (Казан – Төркия, Анкара, 21 яшь). «Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты» Эльвина Мөхәммәдиева – «Раян белән Шаян» (Байлар Сабасы, 26 яшь); Алинә Шиһабетдинова – «Аҗдаһа кайда булган?», «Су анасын көткән малай», «Сугыша торган кояш», «Агачка менгән Куян» хикәяләр циклы (Казан, 26 яшь); Айзилә Мортазина – «Кысбаба» хикәясе (Казан, 24 яшь); «Замандаш. Галиәсгар Камал. Комиксы»
Әнсәр Шәрифуллин – «Һади Габдуллов һәм өч алтын артефакт» комиксы (Сатыш, Байлар Сабасы, 14 яшь); Илсөяр Сафиуллина – Фатыйх Әмирхан «Корбан» комиксы (Актаныш, 18 яшь); Дамир Дзансолов – «Чәнчелгәннәр» («Пронзенные») комиксы (Мәскәү, 24 яшь). Кызыксындыру бүләге Камалия ГалиеваЗилә Мөбәрәкшина. Шәриф Камал исемендәге премиягә ия булучыларны бүләкләделәр – исемлек. Татар-информ, 27.02.2025 ЕлБүләкләнүчеНоминация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе 2023Ильяс Хаҗиевпроза (21-30 яшьлекләр)Зилә Мөбәрәкшина. Шәриф Камал исемендәге әдәби премия ияләре билгеле булды. Татар-информ, 31.05.2024Әмир Фәрхуллинпроза (14-20 яшьлекләр)Җәмил Шәрәфетдиновтәрҗемә (14-20 яшьлекләр) 2022Светлана Мөхәммәдиевапроза (21-30 яшьлекләр)Рузилә Мөхәммәтова. Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Татар-информ, 28.02.2023Гөлназ Əхмәдиевапроза (14-20 яшьлекләр)Марат Гыйльметдиновтәрҗемә (14-20 яшьлекләр)Ралия Зәйнуллинатәрҗемә (21-30 яшьлекләр)Ильяс Хаҗиевмахсус премия 2021Айзилә Абдрахмановапроза (чәчмә әсәр)Рузилә Мөхәммәтова. Шәриф Камал премиясенә Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды. Татар-информ, 24.02.2022Лилия Муллагалиеватәрҗемә 2020Алина Хәбибуллинапроза В Доме татарской книги объявили победителей премии имени Шарифа Камала. Министерство культуры Республики ТатарстанАзат Якуповтәрҗемә
Искәрмәләр
Сылтамалар Шәриф Камал премиясе. yort.tatar Шәриф Камал премиясе. Нигезләмә Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш. Камала. Официальный сайт Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Татарстан әдәбияты Төркем:Шәриф Камал