Оюун-Эрдэнэ ― исеме, Лувсаннамсрайн ― атасының исеме, фамилия түгел
Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ (, 1980 елның 29 июне, Монголия Халык Республикасы, Улан-Батор) ― Монголия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 27 гыйнварыннан Монголия премьер-министры. Монголия халык фиркасе ҮК рәисе (2021 елның 25 июненнән).
Тәрҗемәи хәле 1980 елның 29 июнендә Монголия Халык Республикасы башкаласы Улан-Батор шәһәрендә туган, Хэнтий аймагында бабасы янында үскән. 1998 елда урта мәктәпне, 2001 елда «журналист» белгечлеге буенча Бэрх шәһәре институтын, 2008 елда Улан-Баторда «юриспруденция» белгечлеге буенча Монголия милли университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2015 елда Гарвард университетынң Джон Ф. Кеннеди исемендәге Дәүләт идарәсе институтында магистр дәрәҗәсен алган.
21 яшендә Оюун-Эрдэнэ сәяси карьерасын Монголия көнчыгышындагы Хэнтий аймагы Батноров сомоны шәһәре губернатор канцеляриясе башлыгы вазифасында башлаган. Соңрак ул World Vision International' да Аурупа төбәгеннән акча җыю өчен җаваплы зона директоры булып эшләгән.
Оюун-Эрдэнэ 2008 елдан, Улан-Баторның иң эре административ районы – Баянзурх муниципаль районының социаль үсеш департаменты башлыгы итеп билгеләнгәннән бирле, сәясәттә актив катнаша. Ул шулай ук Монгол халык партиясендә (МХП) сәяси бүлек башлыгы булып һәм партия яшьләр оешмасы Социал-демократик Монгол яшьләр ассоциациясе президенты булып эшләгән.
Үзенең беренче «Күзаллау» () китабын 2005 елда язган. 2015 елда Гарвард университеты институтын тәмамлаганнан соң, 35 яшендә ул үзенең икенче китабын – «Дәүләт — Азия юртагы» () яза, анда Монголиянең 30 еллык үсеш сәясәтенә мөрәҗәгать итә. Шул ук елны «Дәүләт – Азия юртагы» милли сәяси тикшеренүләр институтын булдырган.
2016 елда депутаты итеп сайлана.Оюун-Эрдэнэ, Лувсаннамсрайн - ПЕРСОНА ТАСС
2020 елда Оюун-Эрдэне Монголиянең алдагы 30 еллык сәяси үсеш программасы проектын («Күзаллау-2050») эшләү процессын башлап җибәрә һәм аны җитәкли, программа Бөек дәүләт хуралында (парламентта) хуплау таба. . Бу программа документы 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.
2021 елның 27 гыйнварыннан, 41 яшеннән, Монголиянең 32нче премьер-министры вазифасында.
2021 елның 25 июненнән ― Монгол милли фиркасе рәисе.
Монголия премьер-министры конституцион реформа үткәрергә тәкъдим итә, ул «классик парламент республикасына күчәргә кирәк», дип саный. Өнгөрсөн 30 жилийг дүгнэн хэлсэн Ерөнхий сайд Л.Оюун-Эрдэнийн үгийг БҮРЭН ЭХЭЭР НЬ хүргэж байна
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Монголия милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Гарвард университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Монголия сәясәтчеләре Төркем:Монголия премьер-министрлары