Бекир Родкевич ( яки ; 1889 елның 14 февралендә МуравшщинадаMurawszczyzna, Słownik geograficzny Królestwa Polskiego, t. VI: Malczyce – Netreba, Warszawa 1885, s. 809. туган – 1987 елның 23 гыйнварында Гожув-Велькопольскида үлгән) — 1945 елда Гожувтагы мөселман дини җәмгыятенә нигез салучы һәм беренче имамы.Słownik biograficzny Tatarów polskich XX wieku. s. 141-143.

Биографиясе 1889 елның 14 февралендә Вильно губернасының Ошмян өязе Муравшщина авылында липка татарлары гаиләсендә туган. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Новогрудок шәһәре мөәзине була.Janusz Kamocki, Ali Miśkiewicz, Tatarzy Słowiańszczyzną obłaskawieni, Kraków 2004, ISBN 83-242-0287-0, s. 98-100 Гожувка ул 1945 елның җәендә Новогрудоктан 100гә якын татар гаиләсе белән бергә күченеп килә. Бөтен татар җәмгыяте Джанис районындагы Кирпеч заводы артындагы калкулыклар районына урнаша. Нәкъ менә татарлар шунда тора башлаганга, җирле халык бу калкулыкларны Татар таулары дип йөртә башлаганнар.Ali Miśkiewicz, Tatarska Legenda, Bialystok 1993, ISBN 83-03-03596-7, s. 21-23

Гәрчә 1950 елда татарлар Варшава һәм Белосток шәһәрләренә күченә башласалар да, Бекир Радкевич Гожувта кала. Алар татар үзәгенә, XVII гасырдан татралар яшәгән җирләргә якынрак күченгәннәр.

Бәкер Родкевич Гожувта вафат була. Икенче көнне ул Варшавадагы мөселман татар зиратында күмелә.

Библиография

"Słownik biograficzny Tatarów polskich XX wieku", s. 141-143

Искәрмәләр

Төркем:Шәхесләр:Липка татарлары