Кирлегәч - Татарстан Республикасының Лениногорск районында урнашкан авыл, Кирлегәч авыл җирлегенең административ үзәге. Күпчелек халкы татарлар, бераз руслар, алманнар, үзбәкләр бар. Авылга 1745 елда нигез салынган. Хәзерге көнгә шушы авылда 525 кеше яши. Лениногорск шәһәреннән 60 чакрымда, ә Әлмәт шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан. Авылда 6 урам бар: Кустар, Тукай, Совет, Ленин, Амур һәм Елга арты урамнары. Авыл казылма байлыкларга бай: кызыл балчык, ком, таш, һ.б. Авылда тулы булмаган урта мәктәп, китапханә, мәчет, мәдәният йорты эшли. Географиясе Кирлегәч Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 259 чакрым, ә район үзәге Лениногорскидан төньяк-көнчыгышка таба 21 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Шәхесләр Фатыйх Ибраһимов (1916-1995), журналист һәм педагог. Фатыйма Ибраһимова (1928), әдәбият белгече. Габбәс Мөхәммәтшин (1935-2019), ТР мәдәният министры урынбасары (1989-1997), ТАССР атказанган төзүчесе. Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 394 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,97%, башка халыклар — 1,78%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,25%.
Сылтамалар Лениногорск районында агач мәчет янган Чыганаклар Кирлегәч авыл җирлеге
Төркем:Лениногорск районы татар авыллары