Нептуний (, Np) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 93. Актиноидлар гаиләсенә карый . Бу беренче трансуран элемент, җирдә аның эзләре генә очрый, аны ураннан атом-төш реакцияләре ярдәмендә ясалма рәвештә алганнар.

Символы Нептуний элементының символы — Np (Нептуний тип укыла).

Тарихы Атом төше таркалу теориясе кабул ителгәнгә кадәр 93-че элементны табу турында өч тапкыр игълан ителә һәм алар хата булып чыга: аусоний (Ausonium) — Италиядә (Энрико Ферми), богемий (Bohemium) — Чехословакиядә (1934) һәм секваний (Sequanium) — Румыниядә (1939).

Беренче тапкыр нептунийны Э. М. Макмиллан һәм Ф. Х. Абельсон 1940 елда ала.

Синтезы реакциясе: 238U(n,γ)239U(β−)239Np.

Атамасы Нептун планетасына багышланган.

Чыгарып алу Нептунийны нептуний фторидын (IV) 1600 К температурада барий парлары белән тергезеп алалар:

Үзенчәлекләре Гади нептуний — җиңел чүкелүчән, чагыштырмача йомшак, көмөшсу ялтыравыклы металл. Бу иң авыр металларның берсе: ул тыгызлыгы буенча осмий, иридий, агалтын һәм ренийдан гына калыша.

Коро һавада әкрен оксидлаша, юка оксид элпә белән каплана. Һава температурасы югары булса, ул бик тиз NpO2 кадәр оксидлаша.

Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +2-нән +7-гә кадәр. Эретмәләрдә Np3+, Np4+, NpO2+, NpO22+ NpO һәм53− ионнары барлыкка китерә.

Нептуний ионнары гидролизга һәм комплекслар барлыкка китерүгә сәләтле.

Изотоп Нептуний изотопларының кайсыбер радиоактив үзенчәлекләре : Масса саны Ярым таркалу чоры Таркалган типлары 231 50 мин α 232 13 мин электрон тартып алу 233 35 мин α (1 %), электрон тартып алу (99 %) 234 4,4 көн α (1 %), электрон тартып алу (99 %) 235 410 көн β+ (1 %), электрон тартып алу (99 %) 236 5000 ел α 237 2,20 ел α 238 Көн - 2,1 β− 239 Көн 2,33 β− 240 7,3 мин β− 241 16 мин β−

Кулланылышы Плутоний алу өчен кулланыла.

Физиологик сыйфатлары

Радиоактив таркалганда нептун югары энергетик α-кисәкчәләр һәм урта энергияле β-кисәкчәләр чыгара. Нептунийның физиологик йогынтысы валентлыгы һәм организмга эләгү юлнарына бәйле. Аның 60-80 % -ы сөякләрдә кала, ә организмнан радиобиологик чыгарылу чоры 200 ел тәшкил итә. Бу сөяк тукымасының җитди радиацион зарарлануына китерә. Нептунның радиация агуы плутонийдан азрак, чөнки удел активлыгы кимрәк.

Нептуний изотопларының организмда рөхсәт ителгән микъдар чиге: <sup id="mwmQ">237</sup>Np — 0,06 мккюри (100 мкг), 238Np, 239Np — мккюри 25 (10−4 мкг).237Np өчен эш бүлмәсендәге һавада ПДК-сы 2,6 Бк/м³.

Искәрмәләр

Әдәбият Плутоний // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Сылтамалар Плутоний//Большая российская энциклопедия Нептуний на Webelements Нептуний в Популярной библиотеке химических элементов

Төркем:Химик элементлар