Дубний (, Db) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 5 төркем элементы. Тәртип номеры - 105.
СССР-да һәм Рәсәйдә 1997 елга кадәр — Менделеевның элементлар таблицасында 105-енче элемент нильсборий(Ns) исеме белән билгеле булган.
Символы Дубний элементының символы - Db (Дубний дип укыла).
Тарихы
105-енче элемент беренче тапкыр Дубна каласында 1970 елда Г.Н.Флёров төркеме тарафыннан 243</nowiki>Am төшләрен 22</nowiki>Ne ионнары белән бомбага тоту юлы белән алынган.
Берклида (Америка Кушма Штатлары) 249</nowiki>Cf+15Н→260Db+4n реакцияләре шулай ук мөстәкыйль үткәрелеп, ачыш ясалган булган. ИЮПАК-ның эшче төркеме 1993 елда, 105 -енче элементны ачу хөрмәте Дубна белән Беркли төркемнәре арасында бүленергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән.
Исеменең килеп чыгышы Совет тикшеренүчеләре яңа элементны Нильс Бор хөрмәтенә нильсборий (Ns) дип атарга тәкъдим иткән См., например, , американнар — уранның үзе бүленүен () ачкан авторларның берсе Отто Һан хөрмәтенә һаний (Ha)., ИЮПАК комиссиясе 1994 елда Жолио-Кюри хөрмәтенә жолиотий (Jl) дигән исем тәкъдим иткән булган ; моңа кадәр элемент рәсми рәвештә грекча саннар исеме белән — уннилпентиум (Unp) дип аталган, ягъни гади 105 саны. Төрле елларда бастырып чыгарылган таблицаларда элементның Ns, На, Jl символларын күрергә була. ИЮПАК-ның 1997 елдагы йомгаклаучы карарына ярашлы, Дубна каласындагы Рәсәй буенча Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институты хөрмәтенә бу элемент дубний исемен алган.
Билгеле изотоплары Изотоп Масса Ярым таркалу чорыNudat 2.3 Таркалу тибы 255Db 255 с 251Lr (80 %)-га α-таркалу;үзлегенән бүленү 256Db 256 с 252Lr (64 %)-га α-таркалу; 256Rf (36 %)-га β-таркалу;үзлегеннән бүленү (0,02 %) 257Db 257 с 253Lr-га α-таркалу 258Db 258 4,0 ± 1,0 с 254Lr (67 %)-га α-таркалу; 258Rf-га β-таркалу 259Db 259 0,51 ± 0,16 с 255Lr-га α-таркалу 260Db 260 1,52 ± 0,13 с256Lr-га α-таркалу 261Db 261 1,8 ± 0,4 с 257Lr - га α-таркалу 262Db 262 35 ± 5 с 258Lr (67 %)-га α-таркалу;үзе бүленү 263Db 263 с үзе бүленү (55 %); 259Lr (41 %) - га α-таркалу ; 263Rf (3 %)-га β-таркалу 267Db 267 мин. үзе бүленү 268Db 268 ч. үзе бүленү
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Төркем:Химик элементлар