Термотөш коралы яки сутуар бомбасы (tat.lat. Termotöş qoralı) — атом-төш коралы төре, атом-төш синтез реакциясе энергиясен куллану нигезендә ясалган.

Җиңел элементлар синтезы нәтиҗәсендә авыррак элементлар хасил була һәм зур энергия чыгарыла, мәсәлән: ике дейтерий төшеннән гелий төше синтезы.

Бертигез тидерү үзлекләренә хас булып термотөш коралының шартлау егәрлеге атом коралына караганда шактый зуррак.

Гомуми тасвирлама Термотөш коралы литий-6 дейтериды ярдәмендә ясалган. Бу сутуар авыр изотопы һәм 6 масса санлы литий изотопы кушылмасы.

6Li — бердәнбер сәнәгый тритий чыганагы:

Термотөш бомбасы триггер һәм термотөш ягулыгы контейнерыннан тора.

Триггер — плутоний төш корылмасы белән термотөш көчәйтүе. Триггер термотөш реакциясен яндыра: югары басымны һәм температураны булдыра.

Термотөш ягулыгы белән контейнер — бомбаның төп элементы. Аның эчендә термотөш ягулыгы — литий-6 дейтериды һәм контейнер күчәре буенча урнашкан плутоний кендеге (термотөш реакциясе кабызгычы). Кайчакта контейнер тышчасы уран-238 дан яки кургаштан ясала. Контейнер нейтрон йоткычы белән каплана.

Шартлау барышы

Искәрмәләр

Әдәбият И. А. Андрюшин, А. К. Чернышев, Ю. А. Юдин Укрощение Ядра. — Саранск: Красный Октябрь, 2003 Операция «Ivy», 1952 атолл Эневетак, Маршалловы острова Ivy Mike на «Взорвём всех» Svend Aage Christensen. The Marshal's Baton. There is no bomb, there was no bomb, they were not looking for a bomb (англ.). Danish Institute for International Studies — DIIS (3 August 2009). — DIIS Report on the 1968 crash of a B-52 bomber near Thule Air Base in Greenland. 2009 елның 14 августында тикшерелгән. 2011 елның 22 августында беренче чыганактан архивланган.

Сылтамалар

Шулай ук карарга мөмкин

Төркем:Квант механикасы Төркем:Атом-төш коралы