Чаллы кантоны () — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1921—1930 елларда гамәлдә торган. Тарих Чаллы кантоны 1921 елда Минзәлә кантоныннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килгән.

1928 елда кантон составына Алабуга кантоны кертелгән, ә 1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә, Чаллы кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Әлмәт, Алабуга, Сарман, Чаллы, Ширәмәт, Пәнҗәр районнары барлыкка киләләр.

Административ бүленеш 1926 елда 11 вулыска бүленгән: Абдул вулысы Акташ вулысы Афанасово вулысы Әхмәт вулысы Зәй вулысы Кармалы вулысы Кузай вулысы Нөркәй вулысы Сарман вулысы Чаллы вулысы Шәңгәлче вулысы Вулыслар 258 авыл советына бүленгәннәр. Моны да карагыз Чаллы районы

Искәрмәләр

Төркем:ТАССР кантуннары Төркем:Татарстан тарихы