Нәфисә Василова, Анастасия Петровна Васильева (1943 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Субаш ― 2006 елның 17 июле, РФ, ТР, Казан) ― җырчы (контральто), Татарстан АССР халык артисты (1979). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор җырчысы (1965―1969), солисты (1969―1990).

Тәрҗемәи хәле 1943 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Теләче районы Субаш авылында Екатерина (Кәтернә түти) белән Петр (Питер дәдәй) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кыз тууга, әтисе Петр сугышка алына һәм һәлак була. Ерактан агып килгән елга. Туганайлар, 6.03.2013 1955 елда әнисе белән Казанга күченә. Казан шәһәренең 13нче урта мәктәбен тәмамлагач, төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала. «Светоч» кондитер фабрикасында, Казан елга портында эшли, Казан «Идел» тегү берләшмәсендә (1964―1965 елларда) тегүче була, үзешчән сәнгатьтә катнаша

1965 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленең конкурсында катнаша һәм, махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембры булуы сәбәпле, ансамбльгә алына. Александр Ключарев тәкъдиме белән сәхнә псевдонимы итеп Нәфисә Василова исемен ала. Җырланмаган җыр. Анастасия Васильевага (Нәфисә Василова) 75 яшь тулган булыр иде. Туганайлар, 26.01.2018

1965 елның 17 февралендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый, 1969 елдан ансамбльнең солисткасы – Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. 1966 елда ансамбль составында Монголия Халык Республикасы буйлап гастрольләрдә була. Татар халык җырларын ― «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем, йөзегем», «Сәгать чылбыры», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк», Марс Макаровның Хәсән Туфан сүзләренә язган «Киек казлар», Әнвәр Бакировның «Җиде елга» җырларын иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. «Яшьлегем эзләре» (Мансур Шиһапов сүзләре, Сара Садыйкова көе), «Үз илемдә» (Гөлшат Зәйнашева ― Сара Садыйкова), «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» (Ә. Закиров сүзләренә), «Уралым» (Абдулхак Игебаев ― Марс Макаров), «Яшьлегем тугае» (Фаил Шәфигуллин ― Зиннур Гыйбадуллин) һәм башка бик күп җырлар җырчы тарафыннан зур осталык белән башкарылалар. Алсу Хәкимова. Сирәк талант иясе иде. Безнең мирас, 2023, гыйнвар, Б.101-103.

Аның чыгышлары чит илләрдә дә югары бәя ала. Японча, казакъча, башкортча һәм башка телләрдә җырлый белгән, Италия, Япония, Тунис, Мальта, Көнбатыш Африка һәм башка илләрдә үзенчәлекле тавышы белән татар җырларын яңгыраткан, халык көйләренең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күтәрүгә зур өлеш керткән.

Беренче Бөтенроссия (1978), икенче Бөтенроссия (1986) смотрларында катнашып, Нәфисә Василова лауреат исеменә лаек була. 1979 елда аңа «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Казакъстан, Башкортстан филармонияләренә китеп эшләп караган, әмма Казанга әйләнеп кайткан. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 25 ел гомерен багышлый.

2006 елның 17 июлендә Казанда вафат булган. Коры Елга бистәсе зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 ― Беренче Бөтенроссия җыр смотры лауреаты 1979 ― Татарстан АССР халык артисты ― күп милләтле Совет сәнгатен пропагандалау һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен 1986 ― Икенче Бөтенроссия җыр смотры лауреаты

Гаилә хәле Башкортстаннан килгән музыкант Вилдан Кучуков белән гаилә кора. Аларның 1969 елда уллары Илнур туа. 1972 елда гаилә таркала. Илнур Вилдан улы Кучуков, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (1995) Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В. Аухадеева - официальный сайт, Казан консерваториясен (2001) тәмамлаган, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында хор җырчысы (баритон)Хор / Басы / Ильнур Кучуков. kazan-opera.ru. Илнурның хатыны Гөлфия Нуретдин кызы П. И. Чайковский исемендәге 1-нче музыка мәктәбендә укытучы булып эшли, балаларны фортепианода уйнарга өйрәтә Хакимуллина Гульфия Нуретдиновна. МБУДО «Детская музыкальная школа №1 им. П.И. Чайковского» г.КазаниКамилә Билалова. Нәфисә Василованы искә алу кичәсе: «Нәфисәбез иртәрәк китте...» Интертат, 15.04.2023

Хәтер Район үзәге Теләчедә урамга исеме бирелгән. Субаш авылы мәдәният йорты җырчының исемен йөртә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Васильева Анастасия Петровна. Милләттәшләр

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Контральто