Behemoth — 1991 елның октябрендә Гданьскта оешкан Ләхстан блэк-дэт-төркеме. Үзенең музыкаль юлы башында төркем стиле блэк-метал буларак классификацияләнә, ә аннары, 1994 елдан, мәҗүси компонент барлыкка килә һәм язмаларда акустик гитара киң кулланыла. 1999 елдан төркем үз музыкасына дэт-метал элементларын кертә башлый, мәҗүси темадан баш тарта һәм үз лирикасына сатанизм, оккультизм, Якын Көнчыгыш мифологиясе, шулай ук Алистер Кроули идеологиясе темаларын кертә. Төркем Ләхстанның экстремаль метал андеграундын булдыруда мөһим роль уйный дип санала.
Искәрмәләр
Төркем:Behemoth Төркем:Польша блэк-метал-төркемләре Төркем:Польша блэк-дэт-метал-төркемләре Төркем:1991 елда барлыкка килгән музыкаль коллективлар