Евгения Гуцул, Евгения Александровна Гуцул (, , кыз фамилиясе Буюклы, 1986 елның 5 сентябре, СССР, Молдавия ССР, Валканеш районы, Түлекөй) ― Молдова сәясәтчесе, белеме буенча юрист, 2023 елның 14 маенда узган сайлауларда Гагаузия Башканы (башлыгы) итеп сайланганКандидат от партии "Шор" победила на выборах главы Гагаузской автономии Молдавии. ТАСС, 14.05.2023 Санду помогла победить новому башкану Гагаузии. Политнавигатор. 2025 елның 5 августында, чыгарылган гаепләү карары белән бәйле рәвештә, Башкан вәкаләтләрен үтәүне вакытыннан алда туктатканАлевтина Парфенова. Молдавский суд приговорил Евгению Гуцул к семи годам заключения. kommersant.ru, 5.08.2025.

Тәрҗемәи хәле

1986 елның 5 сентябрендә Молдавия ССР Валканеш районы авылында туган. Һөнәре буенча юрист. Керемнәр һәм мөлкәт турында декларациясендә узган ел 4243 лей хезмәт хакы, 15,3 мең лей бала пособиесе, 5 мең евро күләмендә бала тууга бүләк һәм 20 мең евро күләмендә ниндидер бүләк объекты алуын күрсәткән. Шулай ук декларациядә иренең шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, ресторан бизнесы өчен савыт-саба һәм инвентарь җибәрүе күрсәтелгән. Кто такие Григорий Узун и Евгения Гуцул, вышедшие во второй тур выборов башкана Гагаузии. noi.md, 1.05.2023

Сайлаулар 2023 елның 14 маенда, якшәмбе көнне, Молдованың автономияле Гагаузия төбәге Башканын (башлыгын) сайлауларның икенче турында (беренче тур 30 апрельдә узган) сайлаучыларның 57,8 % ы тавыш бирү өчен участокларга килгән. Гуцул 27 376 тавыш (52%), аның көндәше, Молдова парламентының экс-депутаты, бәйсез кандидат буларак теркәлгән (әмма аны оппозициядәге Молдова социалистлар партиясе (ПСРМ) актив рәвештә хуплый) Григорий Узун 24 913 тавыш (47,61%) җыйган. Согласно данным ЦИК Гагаузии, победу на выборах главы автономии одержала кандидат от оппозиционной партии «Шор»

Аның сайлау алды кампаниясе Россия Федерациясе белән дуслыкны ныгыту кирәклеге турында белдерүләргә нигезләнә. В молдавской Гагаузии победили пророссийские силы. topcor.ru, 15.05.2023

Евгения Гуцул сайлауларга яһүди милләтеннән Молдова олигархы (җырчы Жасминның ире) Россия яклы («ȘOR») партиясеннән барган. Гуцул өчен Россия эстрадасы йолдызлары: Николай Басков, Филипп Киркоров һәм Стас Михайлов агитация үткәрә, «Шор» маркалы клип төшереп, анда Гагаузия гимнын («Тарафым») рус телендә башкаралар. Россиянең ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий Гуцулны Гагаузиянең «киләчәк Башканы» дип атый. Екатерина Постникова. На выборах в Гагаузии победил пророссийский кандидат. РБК, 14.05.2023

Тоткарлану Гуцулны Төркиягә очып китәргә җыенганда, 2025 елның 25 мартында Кишинев халыкара аэропортында тоткарлыйлар һәм Милли коррупциягә каршы үзәккә китерәләр. Кишинев суды аны сайлау фондлары белән идарә итү тәртибен бозу, сайлауларда көндәшләрне законсыз финанслау һәм ялган документлар ясау турындагы эш кысаларында 20 тәүлеккә кулга алганВ ООН заявили, что в курсе ареста Гуцул. РИА Новости, 03.04.2025.

2025 елның 5 августында Кишинёв мәхкәмәсе Евгения Гуцулга җиде ел төрмә җәзасы билгеләгән. Ул «Шор» фиркасен Россиядән китерелгән акчалар белән канунсыз финанслауда гаепләнә (Молдова хакимияте әлеге фиркане 2023 елда «канунсыз» дип игълан иткән). Мәхкәмә Евгения Гуцулны 40 миллион лей күләмендә зыянны капларга мәҗбүр иткән. Шау-шулы эш фигуранты үзе һәм Россия сәясәтчеләре хөкем карарын Молдовада сентябрь парламент сайлаулары алдыннан «оппонентларга басым ясауның сәяси мотивлы омтылышы» дип тапкан.

Искәрмәләр

Сылтамалар Биография Евгении Гуцул. РИА Новости, 15.05.2023 Евгения ГУЦУЛ Кандидат Партии «ШОР» на должность башкана Гагаузии. Telegram

Төркем:Молдова сәясәтчеләреТөркем:ГагаузларТөркем:Гагаузия башканнары